"ЗөЛәйлә" кызлары ни өчен икәү җырлый? Зөлфия Вәлиева эштән киткәнме?

"ЗөЛәйлә" триосы кызлары өчәү булса да, соңгы арада төркем ике кешелек составта ешрак күренә. Сүз Ләйсән Мәхмүтова белән Ләйсән Закирова турында. Халык триога ни булган, ни өчен кызлар икәү генә чыгыш ясый, дип кызыксына башлады. Сәбәбен безгә "ЗөЛәйлә" триосына нигез салган җырчы Ләйсән Мәхмүтова аңлатты.

 - "ЗөЛәйлә" триосының рәсми эш урыны - "Казан" милли-мәдәни үзәге, ягъни шәһәр филармониясе. Билгеле булганча, трио солисты Зөлфия Вәлиева параллель рәвештә К.Тинчурин театрында да эшли. Һәм ул һәрвакыт театрның үзе өчен беренче урында булуын әйтеп килде. Соңгы араларда Зөлфиянең спектакльләре һәм безнең концертлар еш туры килә башлады, шуңа күрә Ләйсән белән икәү генә чыгыш ясарга мәҗбүр булдык. Чираттагы зур гастроль турына безнең белән бара алмагач, Зөлфиягә филармониядән китәргә туры килде. Филармониядә эшләүче "ЗөЛәйлә" хәзер ике кешелек составта. Ләкин эштән тыш чакырган җиргә без өчәү барып җырлыйбыз, тулы составта эшлибез, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Мәхмүтова.

- Һәр концертта тамашачы, яныбызга килеп, "Өченчегез кая?" дип сорый. "Театрда", - дип җавап бирәбез. Инде ул сорауларга җавап биреп арып беттек. Башта Зөлфиядән башка җырлавы читенрәк булды, чөнки ике ягыңда кеше булуга, һәркемнең үз куплетын җырлауга күнектек. Әмма безгә яңа кеше кирәкми, чөнки аны өйрәтү бик озак һәм кыен булыр иде. Шуны әйтәсем килә: ике кеше булсак та, төркемдәге энергетика һәм җылылык кимеми, сәхнәне элеккечә шау-гөр китерәбез. Аннан соң үземнең генә аерым чыгышларым да бар. Әмма бу "ЗөЛәйлә"дән киттем дигән сүз түгел. Минем җырчы һәм автор башкаручы буларак, үсәсем, камилләшәсем килә, - ди Ләйсән.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии