Зөлфәт Фәхретдинов ни өчен Салаваттан киткән?

Шушы көннәрдә эстраданың популяр җырчысы Зөлфәт Фәхретдинов әти булды. Зөлфәтнең тормыш иптәше Зөһрә 10 сентябрь көнне Казанның 4нче бала тудыру йортында ир бала тапкан. Сабыйның авырлыгы - 4210 кило, буе - 57 см. "Икәү бергә уйлашканнан соң, улыбызга Сәлим дип исем куштык", – ди җырчы.

Билгеле булганча, Зөлфәт ТР халык артисты Салават Фәтхетдиновның "Салават" җыр театрында эшләде. Ә быелның гыйнварыннан ул Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә инспектор булып эшли башлаган. "Мәдәни чаралар оештыру белән шөгыльләнәм. Тормыш иптәшем дә Совет районында прокурор булып эшли. Мин - гаилә җанлы кеше, ә артист кеше бик сирәк өйдә була, шуңа күрә башка юлны сайларга булдым. Салават Зәкиевичтан киткән кебек тә түгел, чөнки гел аралашып торабыз, һәр бәйрәмдә бер-беребезне котлыйбыз, кунакка йөрешәбез, Аллага шөкер", – дип белдергән Зөлфәт "Интертат.ру" сайтына.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
11.10.2015 11:07:59

Популяр? Э нигэ мин бу популяр жырчы турында бер ни дэ белмим?

04.10.2015 19:19:56

Халык мине яратмады дип жавап бирмэс инде

04.10.2015 11:41:03

Сабыйның авырлыгы - 4210 кило, буе - 57 см.???

03.10.2015 16:00:47

Малайнын авырлыгын бик куп курсэткэнсез!

Последние комментарии