Зөлфәт Зиннуров: "Мондый кешеләргә ачу килә" (ФОТО)

«Миңа Зөлфәт Зиннуров комментарийлары бик зур йогынты ясады! Ул иң беренче 2016 елның апрель аенда: «Татар телен ныгытуда эш алып барсаң, татарча хәрефләр белән яз!» — дип язды! Шул көннән соң мин татар хәрефләре белән язам!»
Бу комментарийны Татар малай инстаграмыннан укыганнан соң, Зөлфәт Зиннуровның үзе белән элемтәгә кердек, дип яза Идел. Ул блогерларны илһамландыруы турында белә идеме икән?
 
"Мин бу турыда белми идем, — ди Зөлфәт. Бер очрашуда мин, ялгышлар күп ясыйсыз, татар хәрефләре белән языгыз, дип әйткәнем истә. Гомумән, бөтен кешегә шундый киңәш бирәм. Кайбер мөхәррирләрне дә бер ел буе татар хәрефләре белән язарга үгетләп йөрдем.  Шелтәне телевидениядә эшләүчеләргә дә белдердем. Әле һаман минем белән килешмәүчеләр, миңа шулай уңайлы, дип   бәхәскә керүчеләр бар.  Минемчә, син татарча язасың икән, уңайлымы, юкмы, татар хәрефләре белән яз. Сине бит башка кешеләр укый, карый. Син алар өчен җаваплы. Минем шуны аңламаган кешеләргә ачу килә". 
 
 
Татар малай, bulat_bravo, Кызык-мызык үзләре артыннан күп кешеләрне алып баралар. Аларны күп кеше укый. Укыганнан да сеңә, истә кала бит. Иң мөһиме, бу егетләр дөрес язсыннар. Алар бу өлкәдә зур эш алып баралар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии