Зөлфәт Зиннуров радиога кайткан
Зөлфәт Зиннуров янә үзе эшләгән "Татар радиосы"на кайткан. Аның тавышы бик озак яңгырамады - "иҗади тәнәфес" ун елга сузылган иде. Сөенечле хәбәр белән ул бүген үзенең инстаграм аккаунтында уртаклаша.
"Сәлам, дуслар! 10 елдан артык паузадан соң кабат "Татар радиосы" белән бергә! Дүшәмбедән җомгага кадәр һәр иртә "Уян, татар! 700 агентлары" ! Көнне бергәләп башлыйк!", - ди Зөлфәт Зиннуров.
Комментарии