Зөлфия Камалова татар телен әбисеннән өйрәнгән

Бүген Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Австралиядә гомер итүче танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камалова концерт куйды. Концерт алдыннан ул журналистлар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде.

Матбугат очрашуында Зөлфия татар телен Сарапулда яшәгән вакытларында әбисе Хәдичә өйрәтүен әйтте:

«Әбием, мәрхүмә, гел татар җырларын көйләп йөри торган иде», – дип искә ала җыр текстларын шул әбисеннән өйрәнгән тел белән үзе иҗат итүче артист. Әмма ул, татарча иркен аралашуына карамастан, үзен: «Телне начар беләм, ныклабрак өйрәнәсем килә», – ди.

 Ул 7 яшьлек кызлары Зифаны да акрынлап татар мохитенә тартырга тырыша икән. «Ул Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен инде ятлады», – ди әни кеше. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
27.09.2013 17:44:35

Кичәге концерты шундый шәп булды! Рәхмәт!

26.09.2013 23:30:25

Әфарин Зөлфия!
Ул берүзенә бертәрле итеп, бик матур, аерым бер аһәң белән җырлый татар җырларын.
Миңа бик ошый аның җырлавы.
Уңышлар телик Зөлфиягә, бәхет-шатлык телик!

Последние комментарии