Зөлфия Вәлиева мендәр сатып, балалар йортына ярдәм итә

"ЗөЛәйЛә" төркеме солисты Зөлфия Вәлиева театрда эшләп, сәхнәдә җырлап кына калмый, алтын куллы тегүче дә икән әле! Ул гаҗәеп рәсемле, милли бизәкле кечкенә мендәрләр тегә. Әмма бу гади генә кул эшләнмәләре түгел. Беренчедән, алар уч төбенә кадәр сыярлык кечкенә, икенчедән, мендәрләргә "Аллаһ" сүзе чигелгән.

 - Зөлфия, бу шөгылең кайчан һәм ничек барлыкка килде?

- Юктан гына барлыкка килмәде, әлбәттә. Хәтерлисездер, элек догалыклар (бөти дип тә әйтәләр) бар иде. Балага исем кушкач та, мулла баланың караватына баш астына догалык куеп китә торган булган. Бервакыт шкафтагы чәйнек эченнән әбидән калган догалыкны күреп алдым һәм аны яңартасым килде. Менә шулай башланып китте бу шөгыль. Мендәрләрне ике ел дәвамында тегәм инде.

- Аларның эчендә догалар бармы?

- Иң элек мәчеттәге Марсель хәзрәт белән киңәшләштем. Ул: "Эченә дога салма", - диде. Баксаң, кеше шушы догалыкка табынган кебек була, ә табыну - гөнаһ икән. Шуңа күрә мин мендәрләргә "Аллаһ" сүзе чигәм. Кешеләргә: "Кулыгызга алган саен, догаларны искә алыгыз, укыгыз," - дип аңлатып бирәм. Мендәрләрне теккәндә, белгән догаларымны укыйм.

- Белүемчә, мендәр сатудан кергән акчаны балалар йортына тапшырасың. Бер мендәрнең бәясе күпме?

- 650 сум. Балалар йортына беренче тапкыр 6 мең сум, икенчесендә - 5 мең сум бирдем. Изге эш башкаргангадыр инде, заказ бирүчеләр дә артып китте, чират зур. Гастрольләр белән юлда йөргәндә дә, төнлә утырып та тегәм. Мендәрләр бер-берсенә охшамаган, төрле төслеләр. Төсләр кешенең теләге буенча сайлана. Кем машинага элергә, кем сумкасында йөртер өчен ала. Бүгенге көндә 200ләп мендәр тегелде.

- Зөлфия, сез еш кына чит илләргә дә чыгасыз. Бу мендәрләрне читтә яшәүче татарларга тәкъдим иткәнең юкмы?

- Кая гына барсак та, алып барырга тырышам. Әйтик, Испаниядә - 2, Австралиядә - 5, Лондонда - 15 мендәрем калды. Россия буенча да почта аша еш җибәреп торам. Аннан соң ул мендәрләрнең матур савытлары да бар. Алары 150 сум тора. Гадәттә, аны бүләк иткәндә алалар. Шуны да әйтергә кирәк, бу мендәрләр Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин кебек зур җитәкчеләрдә дә бар.

- Үзең генә эшлисеңме, әллә ярдәмчеләрең дә бармы?

- Әлбәттә, ярдәм итүчеләрем бар. Театрда бергә эшләүче якын дустым Гөлчәчәк Хафизова бик матур итеп чигә белә. Алып баручы Илдар Кыямовның балдызы да чигү белән ярдәм итә. Заказлар күп булгач, ярдәм кирәк, чигүчеләр эзлим.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии