1 сентябрь көнне Булат һәм Энҗе Сруровларның икенче уллары туды (ФОТО)
- Энҗе, улыгыз кайсы балалар тудыру йортында дөньяга килде?
- Казан шәһәренең беренче балалар тудыру йортында. Авырлыгы 4250 кг, буе 58 см. Туганнар, дуслар “беренче сентябрьдә тугач, укымышлы булыр инде” дип шаярта (көлә).
- Исеме ничек булыр икән?
- Мансур. Исемне әтисе белән икәү сайладык. Дөресрәге, мин тәкъдим иткән исемнәр арасыннан Булат күңеленә ошаганын, яңгырашы белән фамилия һәм үзенең исеменә туры килгәненә тукталды.
- Икенче тапкыр әни булгач нинди хисләр кичердегез?
- Икенче тапкыр әни булган мизгелнең беренче секундында: “Аллага шөкер, балабыз сау- сәламәт, котылдым!” - дидем. Яныңда мышкылдап яткан төенчекнең нинди бәхет икәнен аңлау, күз яшьләре соңрак…
- Олы улыгыз энекәшен карарга ярдәм итәме?
- Сәет улыбыз энекәшен бик ярата. Бәби йоклаганда Мансур энем, дип яныннан да китми (көлә). Көнчелекнең эзе дә юк. Үзебез дә Сәеткә игътибарны киметмәскә тырышабыз.
- Балагыз кемгә охшаган?
- Мансур Сәет абыйсына охшаган. Ә Сәет әтисенең кечкенә копиясе.
- Улларыгыз сау-сәламәт, тәүфикълы балалар булып үссен!
- Рәхмәт!
Комментарии
Матур гаилә! Мин бу гаиләне беләм. Бәхетле булсыннар!
Ах,мыштыбыйлар!)))Мине икенче балам белэн авырлы чакта кургэч, "Кара син моны,икенчегэ жыенган" дип бик аптыраган иде. Узлэре дэ не промах икэннэр. )))Исэнлек-саулык гаилэгезгэ. Балаларыгыз бэхетле, аталы-аналы,алтын канатлы булып тигезлектэ уссеннэр. Амин.
Ак конлэшу белэн карыйм:) Бик матур гаилэ, бэхетле булсыннар!
Бик бэхетле куренэлэр, куз тимэсен!!! Бэхетлэре гомерлек булсын!!! балалары соенечкэ булсын!!!