"10 елдан соң гына ясаттым": Азат Абитов операциянең ничек үтүен сөйләде

Кичә Азат Абитов инстаграмга бер пост куйганнан соң, аның тамашачысының тынычлыгы югалды. Бүген исә җырчы халыкны тынычландырып яңа пост куйган.
– Дуслар, кичәге посттан соң борчылып язучы/шалтыратучылар бик күп булды. Тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килә, борчылганыгыз һәм ихлас теләкләрегез өчен. Ә хәзер барысын да аңлатам:

Кемнәр минем иҗатны күзәтеп бара, алар белә: мин үлеп футбол яратам.

Һәм бу мәхәббәт нәтиҗәсез калмады: 2010 нчы елда мин теземнең связкаларын өздердем. Операция күптән планлаштырылган, ул күптән кирәк иде, әмма төрле сәбәбләр аркасында, 10 елдан соң гына ясаттым. Моңа мин бик шат (шуңа фотода бәхетле күренәмдер).

Операция әйбәт үтте, диделәр, ләкин «Без уйлаганнан әз генә авыррак килеп чыкты», диде табиб. Минем связкаларны алыштырдылар һәм мениск удалить иттеләр.

Икенче аякка да шундый операция кирәк, ансы 2017нче елда өзелде! Так что, әле 7 ел түзеп була, — дип шаярта җырчы. — Шуның өчен үзегезне, аяк-кулларыгызны саклагыз, дуслар, табибларга вакытында мөрәҗәгать итегез (орфография һәм пунктуация үзгәртелмичә бирелә)

Ә минем хәлем хәзер әйбәт: тиздән өйгә кайтам һәм гастрольләргә әзерләнә башлыйм.

Күптән көтелгән операция узды, хәзер күптән көтелгән концертлар җитә, Алла бирса, сентябрьның икенче өлешендә сәхнәдә очрашырбыз!- дигән Азат.
 
Җырчыга исән-сау терелеп аякка басуын теләп калабыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии