11.11.11 көнне Казанда 300 пар язылышачак

Соңгы берничә елда туйларны түгәрәк даталарга туры китерү модасы урнашты. 2009 елның тугызынчы сентябре, 10нчы елның 10 октябрендә өйләнешүчеләр күп булды. Менә быелның 11 ноябре дә җитә. Матур саннар артыннан куу быел аеруча акылдан яздыра. Чөнки 11.11.11 дигән дата түгәрәкләрнең дә түгәрәге. ЗАГСларда гадәттәнтыш ажиотаж. Барысы да нәкъ шушы көнне камыт кияргә, яки кидерергә тырыша.

Гадәти атнада Казанда 200ләп гаилә туса, быел 300дән артачак. Яшьләрне хәтта ыгы-зыгының тискәре яклары да куркытмый. Ә бит бу көнне ЗАГСлар конвеерны хәтерләтәчәк. Тамада, фото, видео хезмәтләре дә кыйммәтләнер дип көтелә, чөнки өйләнешүчеләр күп. 

9.9.9, 10.10.10 даталарында өйләнешкән парларның хәлләре ничек соң? Бик күпләре аерылышкан ди. Бу аңлашыла да. Сан артыннан куып, сыйфат ягы аксарга мөмкин бит. Гаилә кору – тормышта иң җаваплы адымнарның берсе. Аны хәтта бер генә көнгә ашыктыру да аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин.

Хәер, һәр гаилә индивидуаль. Матур туйлар алдыннан кул астына сөйләп тору килешмәс. 11.11.11 санында гаилә коручыларга бәхет телибез. Тормышыгыз туй датасы кебек үк түгәрәк булсын.

Ә кемнәр быел өйләнешергә өлгермәгән – киләсе елга әле 12 декабрь булачак. Алдан ук хәстәрен күрергә киңәш итәм. Түгәрәк датага туры китерер өчен якын тирәгездә берәр кәләш яки кияү карап куегыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
11.11.2011 14:26:39

Кыланып карасыннар инде.

10.11.2011 21:05:17

Чибәркәйләр Исән-сау барып кайтсыннар түгел, кавышулары гомерлеккә булсын!
http://rustemzaripov.blogspot.com/

09.11.2011 17:15:47

Датадан гына торса иде ул!07.07.07.дэ ойлэнешкэннэр иде берэулэр.Аерылыштылар.Ир дигэне башка бер гаилэне жимереп шул хатынга ойлэнде.Ире кызганыч,ике якта ике бала ятим усэ...

Последние комментарии