17 декабрьгә йолдызнамә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар 

Энергиягез дөрес юнәлеш ала, кешеләрнең киңәшенә бераз колак салсагыз, барысы да искитәрлек булыр.


Үгезбозау
Авыр эштән курыкмагыз. Бүген сезнең кулыгыздан бар эш килә, көнегез күңелле һәм бик кызык узачак.

Игезәкләр
Нәрсә теләгәнегезне тиз арада аңлап алыгыз да, бер минут та уйлап тормыйча, гадәттәгечә алга таба гына атлагыз.

Кысла
Акчага кагылышлы сораулар белән бераз баш ватып алырсыз да, кичен рәхәтләнеп күңел ачырсыз мөгаен.

Арыслан
Башыгызга берсеннән берсе күңелле фикерләр килеп кенә тора, шуларның берсен генә сайлап алып, чынга ашыра башларга кирәк.

Кыз
Уңыш сезгә таба язгы гөрләвек сыман агып тора, үзегез дә сизгәнсездер. Курыкмагыз, шулай булырга тиеш тә бит инде.

Үлчәү
Бүгенге көнегез кызыклы очракларга бай, кәефегез дә күтәренке булыр.

Чаян
Уйламыйча, кызган килеш, бер кирәкмәгән эш эшләп йөрерсез буген. Бүгенге көн сезгә күтәренке кәеф бүләк итәр.

Укчы
Көнегез сез теләгәнчә булмаска да мөмкин, тик бу начар дигән сүз тугел. Яңа танышулар мөмкин.

Кәҗәмөгез
Позитив энергия сездән бүген ташып тора, шуңа да бар тотынган эшегез уңышлы нәтиҗәгә китерер.

Сукояр
Үзегезнең интуициягезгә таяныгыз да, барган юлыгыздан тайпылмыйча тик бара бирегез. Барысы да яхшы булыр бүген.

Балыклар
Ялгыш кына берәрсе негатив энергиясен чыгара башласа, шундук бу хәлне юкка чыгарырга тырышыгыз. Кәефегезне төшермәгез.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии