2013 елга йолдызлар фаразы

Елан елы вакыйгаларга бай булырга вәгъдә итә. Ул безне үсешнең яңа баскычына күтәрелергә ярдәм итәчәк. 2013 елда теге яки бу йолдызлык астында туган кешеләргә нәрсәгә өметләнергә һәм нәрсәдән сакланырга соң?

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

2013 елда сезгә вәзгыятькә аек бәя бирә белү осталыгы таләп ителәчәк, ә алмашка Елан һөнәри һәм финанс өлкәләрендә уңыш вәгъдә итә. Күп көч түгәргә туры киләчәк, ләкин Елан сезгә күтәрә алмастай йөк әзерләп куймас. Язын яңа проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге туачак. Көзен куйган тырышлыкларыгызның җимешләрен татыячаксыз. Декабрьдә кәефегезгә һәм сәламәтлегегезгә игътибарлы булу сорала – ял итәргә вакыт табыгыз.

Үгезбозау

Киләсе елда Үгезбозауларны һөнәри өлкәдә танылу көтә. Елның беренче яртысы иске элемтәләрне яңартыр, яңа керем китерер. Җәй уртасына кадәр сез өскә күтәреләчәксез. Тик аннан соң тизлекне киметергә туры килер. Сезнең бурыч – яулаган үрдән түбән тәгәрәмәү. Ноябрь һәм декабрь физик һәм рухи көч куюны таләп итәчәк. Ел дәвамында Үгезбозаулар эш урынында яңа файдалы элемтәләр урнаштырачак. Шулай да йолдызлар элеккеге дусларыгызны онытмаска һәм яңалары белән танышканда игътибарлырак булырга киңәш итә. Бигрәк тә алар финанслар белән бәйле булса.

Игезәкләр

2013 елда Елан сезгә төрле мөмкинлекләр тудырачак: һөнәри яктан үсү, зур табыш, ныклы мөнәсәбәтләр... Уңышны кулдан ычкындырмас өчен уяу булыгыз. Елның беренче яртысы көтелмәгән керемнәр вәгъдә итә, ләкин икенче яртысында сезгә чыгымнар көндәлеге ачып, акчаны бары тик кирәкле әйберләргә генә тотарга туры киләчәк. Эш тыгыз һәм кызыклы булачак, ләкин бу сәламәтлек турында оныту өчен сәбәп түгел. Үзегезнең физик һәм рухи халәтегезгә җаваплырак карау мөһим. Якын кешеләрегез сезне нинди хәлдә дә ярдәменнән ташламаячак. Әгәр дә бурычларыгыз җыелса, аларны түләр өчен иң кулай вакыт.

Кысла

Кыслаларга киләсе елда йолдызлар акчаны сак тотарга киңәш итә. Ашарга һәм иң кирәкле әйберләргә акча җитәр, ләкин зуррак чыгымнарга килгәндә, җитдирәк уйларга кирәк. Бурычка һәм кредитлар алырга киңәш ителми. Февраль белән март иң мөһим айлар булыр. Бу айларда рухи тынычлык һәм физик сәламәтлегеңә аерым игътибар таләп ителә. Ә җәй башында якын кешеләрең белән уртак тел табу өчен зур көч куярга туры киләчәк. Кайбер Кыслалар эшләрен алыштырырга, башка фатирга яки хәтта башка шәһәргә күчеп китәргә омтылыр. Шулай да бу йолдызлык астында туган кешеләр аның йорты (аның территориясе) - аның үзендә икәнен онытмасын иде. Әгәр дә сез нәрсәне дә булса үзгәртергә телисез икән, беренче чиратта матди түгел, ә рухи керемнәрне яңартыгыз.

Арыслан

Булачак Елан елы сезне юл чатында калдырган очраклар күп булыр һәм алга таба кайсы якка таба хәрәкәт итәсен үзегезгә сайларга туры килер. Эчке каршылыклардан котылып булмас. Арысланга үзенең эчке кичерешләренә колак салу мөһим. Тәвәккәллек эшегездә уңыш китерер. Ә ул, үз чиратында, яныгызга озак еллар бергә эшләячәк команда оештырырга сәләтле кешеләрне тартып китерер. Арысланнар авырлыклардан качып котыла алмаячак. Ләкин бу елда шулкадәр күп кызыклы шөгыльләр белән мавыгып, сынауларны бик җиңел үтәрсез. Сезне һәр эштә уңыш озата барачак. Йолдызлар керемнәрнең артуын вәгъдә итә, тик зур табыш алгач, аларны туздыру теләге дә туачак. Елның икенче яртысында сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз. Бөтен юанычны гаиләгездә табарсыз.

Кыз

Яңа ел тәвәккәл һәм көчле рухлы Кызлар өчен уңышлы булачак. Эш урыныгызны алыштыру яки вазифагызда бер баскычка югары күтәрелү ихтималы бар. Яңа урында тормыш тизлеге артачак, үзеңнең бөтен иҗади һәм һөнәри сәләтеңне бер йодрыкка туплауны таләп итәчәк. Йолдызлар иске дусларга игътибар бирергә киңәш итә. Быел уртак бизнес оештыру мөмкинлеге туачак. Ел азагында исә ирешелгән югарылыкны саклап калу өчен көч түгәргә туры киләчәк.

Үлчәү

Тормыштагы вакыйгалар, бәлки, Америка тавын хәтерләтер - сез әле өскә күтәрелерсез, әле упкынга очарсыз. Һөнәри өлкәдә элегрәк башлаган проектларыгызның нәтиҗәләре күренә башлар. Бәлки аларның кайберләреннән күңелегез кайтыр. Ләкин Елан эшчәннәрне ярата һәм сезгә ел азагына кадәр хаталарыгызны төзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук ел азагына премияләр һәм уйламаган керемнәр көтелә. Аз хәрәкәтле тормыш рәвеше алып баручы Үлчәүләр өчен бу ел сәламәтлеккә бәйле проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Фитнеска яки бассейнга язылыгыз.

Чаян

Елан елын Чаян өчен тотрыклы дип әйтеп булмый. Ел сездән сабырлык таләп итәчәк, чөнки кәефегезне кырган һәр очрак көтелмәгән уңай нәтиҗәләргә дә китерә ала. Исегездән чыгармагыз: кимчелекле якларның үз өстенлекләре дә бар. Кыенлыклар сезне чыныктырып, кирәкле нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк. Яңа елда яңа танышулар көтә, ә иске мөнәсәбәтләрнең киләчәге юк сыман тоелырга мөмкин. Араларны өзәргә ашыкмагыз. Бәлки якын кешегез хәзерге вакытта сезнең ярдәмгә мохтаҗдыр яки ул үзенең борчу-мәшәкатьләрен хәл итсен өчен, мөнәсәбәтләрдә бераз ял кирәктер. Йолдызлар акчаны бары тик мөһим әйберләргә генә тотарга киңәш итә.

Укчы

Елан елы Бәхет сезнең якта икәнлеген искә төшерер. Акча һавадан төшкән кебек тоелган очраклар да күзәтелер. Ләкин бу - бары тик сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсе. Яңа елда сездә яңа иҗади идеяләр туачак, бәлки, көзгә аларның күбесе тормышка да ашар. Уңыш сәхнәсендә тантана иткәндә якын кешеләрегезнең дә сезнең игътибарга мохтаҗ икәнлеген онытмагыз. Көз көне аларга да сезнең ярдәмегез кирәк булуы ихтимал.

Кәҗәмөгез

Ел башыннан ук Кәҗәмөгезгә сәламәтлегенә игътибар бирергә кирәк, чөнки ел вакыйгаларга бай булырга вәгъдә итә һәм сезгә һәрвакыт формада булырга туры киләчәк. Һөнәри эшчәнлектә кызыклы максатлар көтелә, елның соңгы ике аенда гына кайбер кыенлыклар туачак. Сезгә ирешкән нәтиҗәләрне саклау мөһим. Финансларга килгәндә, барысы да тотрыклы булыр, ләкин миллионнарга өметләнергә кирәкмәс.

Сукояр

Киләсе елда булачак вакыйгалар сезнең бөтен тормышыгызга йогынты ясарга мөмкин. Һөнәри өлкәдәге төп максат - булган урынны югалтмау. Табышларда тотрыклылык җитенкерәмәс. Ләкин Елан сезгә төпкә утырырга рөхсәт итмәячәк. Бәлки сез яңа принциплар буенча яшәргә карар кылырсыз һәм әйләнә-тирәдәгеләрне дә бу үзгәрешләр белән гаҗәпләндерерсез.

Балык

Елан елы Балыкны иҗади идеяләргә күмәр. Ләкин зур планнарыгызны тәнкыйть утына тотуларына да әзер булыгыз. Кеше сүзенә колак салыгыз, бәлки алар сезгә идеяләрегезне инде ел уртасына матди табыш алырлык итеп тормышка ашырырга ярдәм итәр. Җәй көне сәламәтлеккә игътибар бирү мөһим. Көз башында сез яңа тормыш бусагасы алдында торуыгызны аңларсыз. Эчке дөньягыздагы үзгәрешләр эштә дә, шәхси мөнәсәбәтләрдә дә һәм кешеләр белән аралашуда да яңалыклар китерәчәк.

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии