2016 елга йолдызлар фаразы

Маймыл елы нәрсәләр алып килер икән, дигән сорау тынгылык бирмиме... Йолдызлар фаразын укыгыз:

 

 

  

 

 

 

 

 

Кучкар 

Май­мыл сезнең өчен бик күп сюрпризлар әзерләп куйган! Тормышыгызның барлык өлкәлә­рендә диярлек үзгә­решләр көтелә. Шуңа күрә кул кушырып утыру турында хыялланмагыз да. Соң, хезмәтегезнең лаеклы әҗеренә ирешү-ирешмәвегез яки ярык тагарак янында калу-калмавыгыз үзегезгә бәйле булачак бит. Максат куеп, үз көчегезгә ышанган хәлдә кыенлыкларны күрмәмешкә салышыгыз да – алга! Шәхси тормышыгызда аяк чалырдай бердәнбер нәрсә – ул да булса эгоистлык галәмәте. Сөеклегезнең уй-теләкләренә, кәеф-рухына игътибарлырак булыгыз. Сезгә ул йөзе белән кайтачак! Матди хәлегезгә килгәндә, “аягың тыпырдамаса, авызың шапылдамас!”

Үгезбозау

Киләсе елда ниләргә сәләтле булуыгызны йөз процент күрсәтүгә ирешә­чәксез. Тик шук-шаян Маймыл бер­төрлелек һәм “күп чәйнәлгән” әйберләрне кабатлауны гына гафу итмәскә мөмкин. Әйтергә кирәк, ул тормышыгызга күп кенә яңа кешеләрне чакырып кертәчәк. Ялгыз Үгезбозаулар, ниһаять, гаиләле булачак. Ә инде үз парларын тапканнар кайвакыт күңелне вәс­вәсәләндерә торган әйберләргә тап булачак. Гаиләгез бәхетен челпәрәмә китерүдән сак булыгыз! Акча мәсьәләсендә искитәрлек уңышлар көтелми. Шулай да бу ел киләчәктә яхшырак тормышка “сикерү” өчен менә дигән трамплинга әйләнергә мөмкин.

Игезәкләр

Ел башында Маймыл дулкынлану өчен сәбәпләрне бер-бер артлы чыгарып кына торыр. Әмма ахыр чиктә барлык кыенлыклар көтелмәгән яхшылыкларга, бик әйбәт ке­ремнәргә әверелеп куяр. Шуңа күрә, балтагызны суга төшермичә, менә дигән уңышларга әзер булып торыгыз. Гаилә учагы утын дөрләтеп җибәрсәгез, начар булмас. Аерылышу-низаглашуның “суык җилләре” мө­нәсәбәтләрегезне өзмәсен. Акча мәсьәләсендә баш әйләндергеч мөмкинлекләр ачылачак. Шикле-микле эшләргә алыну гына финанс хәлегезне какшатуы бар. Барысын да бик яхшылап уйлагач кына, читтә акча эшләп алу тәкъдиме белән килешегез. Әмма ни генә булмасын, өстегезгә җаваплылык алырга курыкмагыз. Юкса финанс “күтәрелеше”н финанс “төшенкелеге” алыштырырга мөмкин.

Кысла

Ел башында шактый зур борчу кичерергә мөмкинсез. Әмма инде озакламый Маймыл дулкынлану-каушау хисләрен берсен дә калдырмыйча таратып юк итәчәк. Боларның барысының да буш хәсрәт икәнен аңлагач, эшләрегез майлаган кебек барачак. Ә алдыгызда искитәрлек мөмкинлекләр ачылачак. Шәхси тормышыгызда да һич ямансулап утырырлык булмаячак. Гыйшык утында яну, көн­челек газабы, шашкын дәрт-теләк!.. Әмма күңелегездә нинди генә давыллар котырса да, аек акылда калырга тырышыгыз. Юкса тормыш дулкыннары үзегезне бөтенләй башка ярга “кагып” китерергә мөмкин. Холкыгызны берникадәр үзгәртсәгез (һәр нәрсәгә шикләнеп карау һәм кирәксә-кирәкмәсә дә моңланып-зарланып утыру кебек сыйфатларыгыздан арынсагыз), Маймыл череп баю вәгъдә итә.

Арыслан

Маймыл елы сезнең өчен чын мәгънәсендә ыргылышлы елга әй­ләнеп, искитмәле зур уңышлар алып килергә мөмкин. Максатларыгызга ирешү өчен беренче адымны гына ясыйсы бар! Тик кабаланмас­ка кирәк. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, сөюдән нәфрәткә кадәрге араның нибары бер адым булуына инанырсыз. Күңелегез сүрелгән чакларда теге яки бу гамәл кылуга караганда туктап калуның хәерлерәк булуын белеп торыгыз. Тынычланып калгач кына, килеп туган хәлләрне аңлап, дөрес карарга киләчәксез. Акча мәсьәләсендә барысы да тел-теш тидергесез! Эшләрегез гөрләп барачак, яңа керем чыганаклары пәйда булачак. Тик уңышны куркытмас өчен авызыгызны белеп кенә ачарга тырышыгыз. Саксыз сүз белән финанс хәлегезне көйләгән кешеләрнең хәтерен калдырмагыз.

Кыз

Кызыл Маймыл Кызларга искитмәле зур көч-дәрт бүләк итәчәк. Шуның нәтиҗәсендә әллә нинди тауларны да “күчерә” алачаксыз. Максатыгызны төгәл билгеләп, энергиягезне кирәкмәс юнәлешкә бормаска гына кирәк. Барысын да дөрес итеп эшләү өчен күңел кушканны түгел, ә акыл киңәш иткәнне күбрәк үтәгез. Шәхси тормышыгызда бернинди дә үзгәрешләр көтелми. Акча мәсьәләсендә дә кеше ышанмаслык уңышлар вәгъдә ителми.

Үлчәү

Күңел тынычлыгын җую куркынычы бар. Шул ук вакытта киләсе ел хуҗасыннан җитди кыенлыклар да көтәсе юк. Маймыл шаян булса да, алама эшләр – аңа хас нәрсә түгел. Язмышыгыз кыланмышларына карамастан, кыю төстә алга барыгыз! Авырлыкларга бирешмәүчеләрне ел ахырында зур суммада отыш яки бик матур уңыш көтә. Ел уртасында гаиләдә килеп туган киеренкелек “мәхәббәт көймәсе”н комга китереп терәмәсен өчен, сабырлыкны җыеп, бу чорны ничек тә югалтусыз уздырып җибәрергә тырышу кирәк. Хафаланмагыз, әлеге мәсьәләдә сезгә ярдәм кулы сузучылар табылачак. Акчага килгәндә, Маймыл һавадан йолдызларны үрелеп алу мөмкинлеге бирмәс, әмма тәгәрмәчегезгә таяк та тыгып маташмас.

Чаян

Чаяннар – бу елның сөйкемле сөякләре! Әмма барлык эшләрегез дә шома гына барачак дигән сүз түгел әле бу. Уңышка ирешү юлында маңгаегыздан шактый ук тир агызырга туры киләчәк. Әле тагын сабырлык җыярга, кабаланмыйча ашыгырга кирәк булачак. Санаулы мизгелләр эчендә уңышка исәп тотмыйча, түземлеккә өйрәнсәгез, хезмәтегез нәтиҗәләре бик күпләрне таңга калдырачак! Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләргә игътибарлырак булсагыз, хозурлык, рәхәтлектә йөзә­чәксез. Ә инде акча мәсьәләсендә “Аллаһка ышан, дилбегәне үзең тот” дигән мәкальне истән чыгармагыз. Артыгын тәвәккәлләмәгез, акчаны җилгә очырмагыз, алдакчылардан читтә йөрегез.

Укчы

Киләсе ел хуҗасы Маймыл Укчыларга карата хәерхаһлы булачак. Бер­дәнбер нәрсә – кемнәр­гәдер зыян китерү теләге генә бу җанварны чыгырдан чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә барлык эш-гамәлләрегездә (эштә дә, мәхәббәт өл­кәсендә дә) икенче як мәнфәгатьләрен дә исәпкә алмыйча калмагыз. Шул чагында гына галәмәт зур уңышларга ирешәчәксез. Юрганны үзегезгә генә тартмагыз, юкса гаилә мөнәсәбәтләрен какшатачаксыз. Язмышыгыздан моңарчы күрелмәгән дәр­ә­җәдә юмартлык көтеп ятасы юк. Хезмәт сөюче, өстән-өстән генә түгел, ә җиренә җиткереп эшләүче Укчыларны гына акча һәм карьера мәсьәләсендә уңышлар көтә.

Кәҗәмөгез

Киләсе елда үзегезне “Америка таучыклары”нда “шуган” кебек хис итәчәксез: әле бәхет-шатлыклардан күкләр­гә ашачаксыз, әле борчу-мәшәкатьләрдән упкынга тә­гәрәячәксез. Әмма ахыр чиктә Маймыл “тау шуу”ны сезнең өчен бик зур шатлык-сөенечләр белән тәмамлаячак. Күңелсез вакытларда әнә шуны истән чыгармыйча, һич кенә дә төшенкелеккә бирелмәгез! Эш­ләрегезнең шәхси тормышыгызны икенче планга калдыруына ирек куймагыз. 2016 елда акылсызлык булачак бу. Күптәнге та­ныш-белешләрегез акча ягын бөтәйтергә ярдәм итәчәк. Элемтәләрегезне яңартып, нәти­җәләрен көтегез. Кредит алырга ният­лә­сәгез, ничек түлисегезне энәсеннән җебенә кадәр бик яхшылап уйлагыз.

Сукояр

Сөенче! Сезне күңелгә хуш килердәй кырыкма­са-кырык төрле сюрприз кө­тә. Арасында зурлары да бар, кечкенәләре дә. Бердәнбер бурычыгыз – ул да булса, язмышыгыз бүләк иткән мөмкинлек­ләр­­не вакытында күреп калу. Моның өчен барлык шик-шөбһәләрегезне һәм борчулы, шомлы фикерләрегезне чит­кә куыгыз. Фәкать шулар гына башы­гызны бутарга мөмкин! Ялгызак­лар­га мәхәббәт хисләре күктән ишелеп төшмәячәк. Әмма... Суык төн­нә­регезне гыйшык уты җылытсын өчен, кечкенә генә бер адым ясау да җитәчәк. Гаиләлеләргә исә бер­дән­берләрен күз карасыдай сакларга кирәк булачак.

Балык

Тулаем алганда үтә дә уңышлы ел! Бик зур хыялларыгызны тормыш­ка ашырачаксыз. Кем­нәрнеңдер фикере­нә колак салып кына харап була күрмәгез. Фәкать үзегезгә генә таяныгыз һәм ышаныгыз. Шулай гына саллы уңышларга ирешәчәксез. Гаиләгездәге үзара мөнәсәбәтләрне саклагыз: ниндидер бер мавыгу аркасында аларны куркыныч астына куймагыз. Ел уртасында юлда кыйм­мәтле берәр әйбер табуыгыз бар. Димәк, аяк астына әйбәтләп карап йөрергә кирәк! Эш урынында намуслы һәм сак кеше буларак танылуга ирешеп, менә дигән карьера ясарсыз. Шулай икән, акчага да интекмәссез.

Чыганак: "Ватаным Татарстан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии