22 майга ЙОЛДЫЗНАМӘ

Йолдызлар фаразына ышану-ышанмау һәркемнең үз эше, әлбәттә. Шулай да, тикшереп карап, көн ахырындарак нәтиҗәләр чыгарып карарбыз әле: туры киләме-юкмы, килештекме? Комментларга язарсыз.
Кучкар
Бүген сүзләрегез һәм эш-гамәлләрегезгә бик нык игътибарлы булыгыз, нәтиҗәсе дәрәҗәгезгә зыян китермәсен.
 
Үгезбозау 
Сез инде җитәрлек сөйләдегез, хәзер эшкә күчәргә вакыт. Тел бистәсенә чыгарып калдырмасыннар тагын.
 
Игезәкләр
Сезгә бүген мәхәббәт өлкәсендә бәхет елмаер.
 
Кысла 
Бүген тирә-юньдәгеләр сезнең иң яхшы сыйфатларыгызны югары бәяләячәк. Тик үз-үзегезне рекламалау белән артык мавыкмагыз, алайса барысын да бозып куюыгыз бар. 
 
Арыслан 
Бүген сезгә дөньяны тагын да гүзәлрәк итәргә мөмкинлек туачак. Дөрес, моны ничек эшләргә икәне бик үк аңлашылып бетми, әлбәттә, шулай да сез үзегез барысына да төшенәчәксез.
 
Кыз
Бүген тынгы белмәс оптимистлыгыгыз аркасында, үз өстегезгә гадәттәгедән күп эш йөкләячәксез. Әмма ни гаҗәп, билгеләнгән вакытка эшләп өлгертәчәксез. 
 
Үлчәү
Бүгенге көнгә катгый планнар төземәгез. Аларны үзгәртергә туры килүе бар. Бәлки сезгә бик үк аңлап бетермәгән эшләр белән шөгыльләнергә туры килер.
 
Чаян
Теләкләрегезне чынга ашыру өчен бернинди киртәләр дә юк. Бүген сезнең иң яхшы ягыгыз – үз-үзегездән көлә белү осталыгы.
 
Укчы
Бүгенге көн берникадәр үз-үзегезгә ышанычны киметергә мөмкин. Кичә бер төсле уйлаган булсагыз, бүген күңелегезгә шик керергә мөмкин.
 
Кәҗәмөгез
Тынычланыгыз – бүген бөтен кеше сезгә дустанә мөнәсәбәттә булачак. Тик мондый ышанучан халәттә озак калырга ярамас, иртәгә барысы да үзгәрергә мөмкин.
 
Сукояр
Бүген үзегез турында никадәразрак уйласагыз, көнегез шулкадәр җиңелрәк үтәчәк. Үз-үзеңә ярауга карганда, башкаларның күңелен табу җиңелрәк. Шуңа да сезнең турыда башкалар уйласын.
 
Балык
Көч-куәтегез ташып тора. Шуңа да  үз алдыгызга булдыр алмастай бурычлар куярга яратасыз. Артык җәфа чикмәгез, көч җитәрлек эшкә тотынсагыз әйбәтрәк булыр.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии