300 кеше чакырылган туйга нибары 10 кеше килгән

Ике гашыйк йөрәк бергә тибеп, кавышырга җыенса, аларга берни дә киртә була алмый. Алар бөтен каршылыкларны иңгә-иң җиңеп чыгып, барыбер бергә булачаклар. Кытайда бер пар белән дә шундыйрак хәл булган.
Яшьләрнең туена бар да әзер һәм мәҗлескә 300 кунак чакырылган булган. Ләкин  Кытайның берничә регионы аша узган ураган барысын да үзгәртеп куйган. Галимнәр әйтүенчә, бу соңгы уньеллыкта Кытай аша узган көчле давылларның берсе булган, дип яза Шәһри Казан.
 
Көчле стихия вакытында өйләреннән чыгарга курыккан кунаклар туйга килми калганнар.
 
300 кешегә әзерләнгән банкет залында нибары ун кеше җыелган - алары кәләш белән кияүнең иң якын туганнары. Буш залдан булачак ире янына узган кәләш Чжоу Тянь: "Кунаклар юк - берни түгел, миңа терәк булырга беркем юк - берни түгел, фейерверклар юк - ансы да берни түгел. Миңа бары син генә кирәк, әгәр син монда башыңнан аягыңа кадәр юешләнеп килгән булсаң да... анысы мөһим түгел. Ни генә булса да, мин сиңа барыбер кияүгә чыгачакмын", - дигән.  
 
 
Аның сүзләре кияү һәм кунакларның күңеленә бик хуш килгән һәм алар кунаксыз туй турында социаль челтәрләрдә язганнар. Берничә көн эчендә әлеге туй турындагы хәбәр бөтен дөньяга таралган. Шунысы кызык: хәзер бер белмәгән, дөньяның төрле почмакларыында яшәүчеләр дә мәхәббәт һәм бәхет теләп, әлеге парны котлый икән.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии