6 декабрьгә йолдызнамә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар
Якыннарыгызга юл бирә белегез, юкса сезнең кирелегегез күңелсезлек китереп чыгарырга мөмкин.

Үгезбозау
Мөһим эшләр башлау өчен менә дигән вакыт. Якыннарыгыз белән булган мөнәсәбәтләрне сакласагыз барысы да яхшы булыр.

Игезәкләр
Бүгенге көнегез күңелле узачак. Кич белән яхшы хәбәр көтегез.

Кысла
Иртән кәефегез кырылган булса да, көннең икенче яртысында барысы да үзгәрәчәк. Ашыкмагыз.

Арыслан
Булдыралганнан артыгын көткәнгә күрә бераз авырлыклар көтелә. Сезгә ял итәргә кирәк.

Кыз
Озакламый ниндидер мөхим һәм куанычлы хәбәр алырсыз. Тик барысы өчен дә үз вакыты бар икәнен онытмагыз.

Үлчәү

Якыннарыгыз белән арагызны бозмагыз, сез ничек дөрес икәнен үзегез беләсез.

Чаян
Яңа горизонтлар күзәтелә, бераз гына кыюлык күрсәтегез.

Укчы
Курыкмыйча яңа эшләргә барлык көчегезне бирә аласыз. Мәхәббәт өлкәсендә дә сезгә уңыш елмаер.

Кәҗәмөгез
Акчага, эшегезгә кагылышлы әйбәт хәбәрләр көтелә. Кем беләндер уртак эш башлаугыз мөмкин.

Сукояр
Бүгенге көн авыр булып тоелса да, ул сезнең тормышыгызда иң мөхим көннәрнең берсе булырга мөмкин.

Балыклар
Нәрсәне дә булса үзгәртәсегез килсә - үзгәртегез. Бүген кайберәүләр сезнең шаяруыгызны аңламаска мөмкин.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
05.12.2011 23:57:04

Йолдызларга карап киләчәкне сөйләү турында.

Кайбер кешеләр йолдызларга карап киләчәктә нәрсәләр буласы, көтеләсе хакында алдан сөйләп куялар. Андый кешеләр бүген газета-журналларда хәбәрләрен биреп баралар. Аларны урысча «гороскоп» дип йөртәләр. Әгәр дә без аларның сүзләре белән Аллаһының Коръәндәге сүзен чагыштырып карасак бөтенләй капма-каршы фикерләне күрәбез. Моны сез астагы чагыштыру таблицасын укып карап белегез.


АЛЛАҺ ЙОЛДЫЗНАМӘ

Аллаһы Тәгалә әйтә:

«Бер кеше дә иртәгә нәрсә эшләячегән белми». (Локман, 34)
Ягъни кешеләр үзләренең тәкъдирләрен белмиләр алдагыны, киләчәкне бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә димәк.

ЙОЛДЫЗНАМӘ
«Сөембикә» журналы, №8, 2001 ел.
Игзәкләр. 15 сентябрьгә кадәр җитәкчегез белән уртак тел таба алмассыз. Рухи таяныч һәм тынычлыкны дусларыгыздан, якыннарыгыздан табарсыз. 16 сентябрьдән соң эшегез дә рәтләнер. Йолдызлар сезгә күп очрашулар һәм сәяхәтләр вәгъдә итә.

Тикшерү

Без мөселманнар буларак дөньяны яраткан бөтен халыкны тәрбияләп торучы, җәннәт-җәһәннәмнең хуҗасы булган Аллаһның сүзенә ышанырга тиешме әллә йолдызчының сүзенә ышанырга тиешбезме? Әгәр дә без йолдызчының сүзенә ышансак нәрсә була соң?
1. Аллаһның «Бер кеше дә иртәгә нәрсә эшләячәген, нәрсә булчагын белмәс» дигән сүзе дөрес түгел булып чыга, ә йолдызчының сүзе дөрес була.
2. Аллаһның сүзе дөрес булмагач Аллаһы Тәгалә ялганчы булып чыга, ә йолдызчы дөрес сөйләүче була.
3. Аллаһның Коръәннендә хаталар бар, ә йолдызчының йолдызнамәсендә хаталар юк, аныкы дөрес дигән мәгънә чыга.

Әгәр дә мөселманнар Аллаһы Тәгаләне ялганчыга санасалар һәм Аның Коръәне хаталы, дип танысалар һәм Аның аятьләре дөрес түгел, дип ышансалар, алар кем булалар соң? Аларның «лә иләһе илләллаһ» дип китергән иманнары иман булып саналамы соң? Әлбәттә дөрес иманга, дөрес гакыйдәгә саналмый. Аның Аллаһыга булган иманы Аллаһның аятен инкарь итү белән юкка чыга һәм ул кәферләрдән булып китә.

"Аллаһны бер дип таны" китабыннан.

Последние комментарии