Абыйлы-энеле Сәйфиевларның әниләре улларына әйтми генә эшкә урнашкан

Шушы көннәрдә абыйлы-энеле Илнар һәм Ленар Сәйфиевларның әнисе – Миләүшә ханым белән күрешергә туры килде. Бер дә үзгәрмәгән: һаман да шундый ачык күңелле, гади, йөзеннән нурлар бөркелә иде.

Хәтерләсәгез, узган ел олы улы Илнарның кызы Ләйлә туган иде. Көтеп алынган беренче онык булганга, “чират торып” яраталар. Ләйлә үзе коеп куйган әтисе инде! Кунакка килгән дәү әнисе Миләүшә ханымны да әллә каян танып ала. Бала якын кешесен сизә шул. Миләүшә ханым үзе дә тик тормый. Эшләргә дә, онык сөяргә дә, әле укырга да йөри икән.

Мәгариф өлкәсендә 40 елга якын хезмәт куюына карамастан, Миләүшә ханым балаларга белем бирүне дәвам итәргә булган. Инде өч ел ул Казанның 4 нче номерлы интернат-мәктәптә церебраль параличлы балаларга белем бирә икән. Әйтергә кирәк, балалар белән эшләүне ул бик яратып башкара. Аның сыйныфындагы балалар да укытучы апаларын хөрмәт итәләр, яраталар. Intertat.ru хәбәрчесе моны үз күзләре белән күреп кайтты. 

- Миләүшә ханым, бар гомерегезне балаларга белем бирүгә багышлаганыгызны беләбез. Ни өчен авыру балаларны укытырга булдыгыз? Мондый адымга бөтен кеше дә бара алмас иде ...

- Биредә өченче елымны эшлим. Килгәндә 3 нче сыйныфта укучы классны биргәннәр иде, хәзер инде алар 5 нче сыйныфта. Аллага шөкер, килүгә үк уртак тел таптык, бер-беребезгә ияләнеп беттек. Чыннан да, моннан берничә ел элек башым авыртып, мәктәп эшеннән киткән идем. Әмма сәламәтлегем ныгып, шактый гына ял итеп алганнан соң, кире эшкә чыгу нияте белән яна башладым. Мәктәп эше авыр дип, бераз җиңелрәк эш эзләргә тотындым. Тик күңел барыбер балаларга тартылды, укытучылык канга сеңгәндер инде. Шуннан соң биредәге 4 нче номерлы интернат-мәктәпкә укытучы булып килдем.

Ул вакытка сыйныфта 4 бала гына иде. Аларга карау белән күңелем тулды. “Бу балаларны ничек ташлап чыгып китәсең?” - дип үз-үземнән сорап куйдым. Ике дә уйламыйча, биредә калырга булдым. Дөрес, баштагы мәлләрдә авыру балаларны җәлләдем. Бик авырга туры килде, чөнки моңарчы гел сәламәт балалар белән эшләгән идем бит. Интернат-мәктәптә балалар бөтенләй үзгә. Алар сиңа кычкырмый, авызыңа гына карап торалар. Бик акыллы, чиста күңелле балалар. Монда атмосфера да башка. Укытучылар коллективы да бердәм, бер гаилә булып “яшибез”.

Беренче көнне үк интернат-мәктәпнең ишегеннән килеп кергәндә, “Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән язуга күзем төште. Җанын-тәнен биреп эшләгән укытучы гына монда кала торгандыр. Чөнки биредә укытучылар шактый еллардан бирле хезмәт куеп килә.

- Сезнең класста ничә бала белем ала?

- Минем класста 6 кыз һәм бер малай. Ике бала читтән килеп укый: Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарыннан, ә башкалары – Казанныкылар. Эшкә урнашканда ук, укый-яза белми торган класс дип әйткәннәр иде. Аллага шөкер, нәтиҗәләр бар. Алдагы елдагы дәфтәрләре белән чагыштырам да, язулары матурланган. Укулары да әйбәтләнде, иҗекләп утырмыйлар. Китапханәдән китаплар алып та укып йөри башладылар. Дәрестә дә актив катнашалар.

Аннан соң, бала саны аз булганга, монда укытырга җиңелдер, ди кайберәүләр. Башка мәктәпләр белән чагыштырганда, авыру балалар белән, киресенчә, авыррак дип әйтер идем. Монда бит һәрберсе белән индивидуаль рәвештә эшләргә кирәк. Сыйныфымдагы ике балам яза белми, кулларыннан тотып яздырасың. Үзләре генә йөри алмый торган 4 балам да бар. Аларның әниләре минем белән янәшәдә. Аллага шөкер, ата-аналарым бик әйбәт. Класс тормышында да бик ярдәм итәргә торалар. Ничек тә булса, балаларын аякка бастырырга тырышып йөрүләренә сокланам инде.

- Миләүшә ханым, бер әңгәмә вакытында улларыгызның сезнең эшләүгә каршы булуларын әйткән идегез ...

- Мин аларга әйтмичә генә эшкә урнаштым (көлә). Ленар белән икәү бергә торгач, ул белде белүен. Әмма Илнар башта белмәде. Көн дә иртән чыгып китәм. “Бу әни көн дә кая бара соң ул?” - дип Илнар Ленардан сорый икән. “Әни эшкә урнашты бит ул”, - дигән. Тагын чирләр микән инде, дип куркалар алар. Озак кына башым авыртып, мәктәпне ташлап торган идем бит. Сентябрь җитүгә тәрәзәгә карыйм да, күңелләр тула. Яңадан мәктәпкә барасы килә. Беренче сыйныфка укырга кергән бала кебек, 1 сентябрь көнен көтеп аласың. Укучы бала кебек үзеңне әзерләп мәктәпкә чабасың. Әле җиң сызганып, канатланып эшләргә иде.

Безнең мәктәптә пенсия яшендәге укытучылар бик күп. Барыбыз да тырышып, тырмашып яшәп ятабыз. Төрле мәктәп чараларында катнашабыз. Күптән түгел генә коррекцияле мәктәпләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарада көч сынаштык. Балаларым янына килгәч, чирләр дә, борчулар да онытылып китә икән. Шундый рәхәт, Аллага шөкер.

- Илнар белән Ленар сезнең эшкә чыгуыгыз белән килшетеләрме инде?

- Килештеләр инде, килештеләр (елмая). “Әни, хәлең ничек? Эшли аласыңмы?” - дип сорап торалар. Аллага шөкер, эшлим инде. Быел 59 яшь тулды, киләсе елга 6 нчы дистәмне тутырам. Әле укып та йөрим бит.

- Бер тик тормыйсыз икән!? Нинди һөнәр үзләштерәсез?

- Интернат-мәктәптә эшләр өчен логопед, дефектолог белеме кирәк. Монда эшләгән һәр укытучы шушы бер еллык курсларда укып чыга. Менә май аенда диплом яклыйсы инде. Ялларда башта оныгыма, аннары укуга чабам (елмая).

- Оныгыгыз турында да сөйләп китсәгез иде.

- Алла боерса, оныгым Ләйләгә 1 мартта 9 ай була. Үзем ике ир бала үстергәч, кыз бала көткән идек. Миңа кыз алып кайтыгыз, дидем үзләренә дә (елмая). Гомерем буе кыз балалар киеменә кызыгып, кибетләрдә күп йөрдем. Хезмәт хакы алган саен оныгым Ләйләгә берәр матур кием алам. Үзе ул нәкъ Илнар инде. Исән-сау, бәхетле генә үссен. Илнар белән Ленарга да, киленем Ләйсәнгә дә бары бәхет телим. Алар бит миңа шатлык та, таяныч та. 

Чыганак: "Интертат.ру"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
25.02.2015 23:53:58

Молэем хатын,молодец! Шундый акыллы ханым икэнсез,нинди матур ир балалар табып устергэн Милэушэ апа.Гомерегез озын булсын.Фоткагызны бер генэ курдем,шундук ошадыгыз,эчке доньягыз матур...озын озак еллар безнен арада яшэгез....

Последние комментарии