Аерылышу кыйммәткә төшәргә мөмкин

Аерылышырга карар кылучы ир һәм хатын мең кат уйларга тиеш булачак хәзер. Күптән түгел генә берничә сенатор аерылышканда дәүләт пошлинасын түләү хакын күтәрергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Моңарчы дәүләт пошлинасы өчен 400әр сум түләргә туры килсә, озакламый сумма 30 меңгә җитәргә мөмкин.

Сенаторлар, аерылышу өчен түләнгән дәүләт пошлинасы никадәр кыйммәт, шулкадәр яхшы, чөнки гаилә таркалганда ир белән хатын кат-кат уйлар, дип исәплиләр. Канунга үзгәрешләр керсә, бу акчаны ир дә, хатын да түләргә тиеш булачак.

Россияда гаилә институтын ныгыту турында дәүләт дәрәҗәсендә күп сөйләнсә дә, аерылышулар саны барыбер кимеми. Татарстанда да хәлләр куанырлык түгел. Өйләнешүчеләр күп, ләкин гаиләләр, озак та тормый, таркала. Ә сез ничек уйлыйсыз, бәяне күтәреп кенә аерылышулар санын киметеп булырмы?
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
02.10.2013 14:55:27

Минемчэ, аерылышучылар санын киметмэс-э ойлэнешучелэр санын киметер.

Последние комментарии