Ак халатлы татар кызлары конкурска әзерләнә

Казан медицина көллияте тарихында беренче тапкыр Татарстандагы медицина көллиятләре арасында “Татар кызы-2014” республика конкурсы узачак. “Татар кызы” бәйгесенең дөньяның төрле почмакларында уздырылуы белән хәзер беркемне дә шаккаттырып булмый.
Шуңа да карамастан, төп оештыручылар – Казан медицина көллияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы әлеге проектны мөһим дип тапты.
 
175 еллык тарихы булган медицина көллиятләрендә белем алучы студентлар арасында “Татар кызы” бәйгесе республика күләмендә беренче тапкыр оештырыла. Узган елны әлеге бәйге Казан медицина көллияте студентлары арасында гына узса, бу елны республика күләменә чыкты, дип хәбәр итә Интертат.ру.
 
Катнашучылар мультимедиа чаралары ярдәмендә булачак һөнәрләренә бәйләп үзләре белән таныштырудан тыш, татар халкы тарихын, гореф-гадәтләрен, медицина терминологиясен белүдә белемнәрен сынаячак, экскурсовод (уку йорты урнашкан шәһәр белән таныштыру), бишек җырларын башкаруда һ.б. конкурсларда иҗади осталыкларын күрсәтәчәкләр.
 
Ак халатлы татар кызларының осталыкларын Татарстанның танылган артистлары, җырчылары, журналистлары, җәмәгать эшлеклеләре бәяли, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
23.01.2014 08:13:03

Алар барсына да оста!Тик бар белгәннәрен анда күрсәтмәсләр шул!

Последние комментарии