Алар — сәнгать күгендәге сүнмәс, якты йолдызлар

Искиткеч матур, сирәк була торган бас тавышлы якташым Рөстәм Асаев белән беренче тапкыр моннан унбиш ел чамасы элек Казан дәүләт консерваториясе бинасында очрашырга туры килде. Мин аңа данлыклы якташларымны барлап, күренекле җырчы, профессор, булачак героем Зилә Даян кызы Сөнгагатуллинаны эзләп килгәндә тап булдым. Әлбәттә, мин моңа кош тоткандай сөендем.
Гәрчә, миңа иҗат гомеремдә, Башкортстанның, Татарстанның йөзләгән сәнгать әһеле хакында язарга туры килсә дә. Һәрдаим аның елмаюлы йөзеннән сирпелгән нурлар, ихласлык беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Гадилеге, авылча сөйләше сине шунда ук әсир итә. Ә, сер сандыгын ачып җибәреп, үткәннәргә бер караш ташласаң, ниләр генә сыймаган анда! Чагыштырмача яшь Рөстәмгә бормалы тормыш сукмагыннан атлаганда күңел түрендә гел кояш нурлары гына уйнамаган, болытлы, давыллы мизгелләре дә булган. Дөнья бит ул.
 
Ничек кенә булмасын, ул үзенең алдында буе җитәрдәй генә изге максатлар куеп алга талпынды. Әткәй-әнкәсенең фәһемле киңәшләре, үзенең илаһи көче, дәрт-дәрманы, таланты аның барыр юлларында офыкларны киңәйтә. Ә бит барысы да тәүге сулыш алган, ялан тәпи йөгереп киткән туган җирләрдән башлана. Рөстәм дә “очар канатлар” куйган, Әмирхан Еники, Рим Хәсәнов кебек күренекле шәхесләрне биргән төбәктә тууына шатлана да, чиксез горурлана да. Һәм “Бик сагындым сезне, якташлар” дип җырлап та җибәрә. Шунда инде гүзәл табигатьле Былышлы авылының иксез-чиксез иген басулары, урман-кырлары, инешләре, шау-шулы мәктәп еллары күз алдына килеп баса. Әйткәндәй, аның укытучысы — Филзә Хәкимова (БДУда бер төркемдә укыдык). Рөстәм белән сирәк-мирәк очрашып, телефон аша аралашып торабыз. Берничә ел элек минем туган якта — Бишбүләк районында патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең юбилеенда очрашкан идек. Фотога да төштек. Баксаң, менә үзенең дә юбилее килеп җиткән икән. Яшь тә түгел, карт та түгел, нибары 45 кенә!
 
Артка әйләнеп карасаң, сагынып та, шатланып та, моңсуланып та искә алыр чаклар бар. Авыл баласының да уй-хыяллары була. Бигрәк тә иҗатка омтылган кеше һәрвакыт эзләнүдә, яңалыкка, үсешкә омтыла. Заманында Башкортстан тамашачысы Рөстәм Асаевны — Уфа сәнгать училищесыннан, сәнгать акаде­миясеннән, ә туган ягы — Благовар районы Былышлы авылы халкы мәктәп чорыннан бирле җыр-моңга әвәс, сәләтле яшь җырчы буларак кабул итә. Авылда үткәрелгән мәҗлесләрдә кечкенә чакларда мич арасында — чаршау артында качып-посып, татар-башкорт халык җырларын кемнәр генә тыңламады икән?! Әнә шулар барысы да буыннан-буынга, кичәдән бүгенгегә акрынлап күчә килгән­дер дә инде.
 
Әйткәндәй, Рөстәм Асаевның да күңелен кечкенәдән әнә шул сихри моң биләп ала. Үсмер чактагы хыялларын тормышка ашыра. Нәтиҗәдә, алда әйтелгәнчә, махсус сәнгать уку йортларын уңышлы тәмамлап, үзаллы тормыш юлына баса. Башкортстанда яшәгән чорда да шактый гына концертларда видеоклиплар яздыруда катнаша. Әлбәттә, матур гына уңышларга ирешә.
 
Еллар үтү белән аның күңеле нурлы, моңлы Казанга тартыла, үсешкә омтыла. Билгеле, Рөстәм Асаевка бер үк вакытта Казан дәүләт консер­ваториясендә аспирантурада уку, опера студиясе солисты, Казан шәһәр филармониясе җырчысы булу — болар барысы да җиңел генә бирелми. Әмма тырышырга кирәк.
 
Тора-бара Рөстәм борынгы, данлыклы Казанны үз итте, акрынлап аны яулауга иреште. Аның шау-гөр килеп торган урамнарыннан кыю адымнар белән атлый, бер үк вакытта сәхнәдә дә үзен ышанычлы тота. Ә бит кайбе­рәүләр зур шәһәрдә югалып кала. Рөстәм Асаев исә җыр-моң диңгезенә колач җәеп чума: акрынлап иҗат үрләрен яулый. Аны кайда да беләләр, үз итәләр, күпләр тырышлыгына, гади­легенә дә соклана. Заманында аңа Казан дәүләт консерваториясендә студентларны укытырга туры килде. Гастрольләр еш булгач, билгеле, вакытка җайлашу кыенрак. Югыйсә, үзен Казан дәүләт мәдәният институтына да, музыка колледждына да укытырга чакыралар. Әлегә ризалашмаган. Ул бер урында берегеп, күңел биреп эшләүне хуп күрә. Әйткәндәй, аның нәтиҗәсе дә озак көттерми.
 
Вакыт дигәнең бик кыска булса да, Рөстәм аны дөрес итеп, нәтиҗәле, максатлы итеп куллана белә. Иҗат мәйданында ныклы, ышанычлы басып торган, чәмле сәнгать кешесенең чагыштырмача тиз вакыт эчендә фатир алуы, шулай ук мактаулы исемнәргә лаек булуы матур уңыш бит ул. Моның белән ул Казан шәһәре филармо­ниясенә, әлбәттә, аны үз иткән, яраткан тамашачысына олы рәхмәтле.
 
Бер уңайдан Рөстәм Мәҗит улының күркәм сыйфатларыннан ярдәмчелле­ген, эчкерсезлеген, изге күңелле булуын искә алмый мөмкин түгел. Шулай, моннан берничә ел элек Казанда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан шаулап-гөрләп үткәрелгән иҗат кичәмдә минем геройларым, якташларым: Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗа­нова, популяр җырчы, композитор Илшат Вә­лиев һәм башка иҗат әһелләре белән беррәттән, ул чакта Татарстан­ның атказанган артисты Рөстәм Асаев та үзенең дәртле җырлары белән ихлас катнашкан иде. Алай гына да тугел, авылда сабантуй үткәрүдә, мәчет төзү эшләрендә ярдәм кулы суза. Якташым­ның мондый изгелеген, ихтирамын, кадер-хөрмәтен ничек онытасың инде?!
 
Әйткәнемчә, без аның белән телефон аша аралашып торабыз. Ул юлда булса да, сөйләшә алмыйм, дими. Хәл­ләребезне белешәбез, шатлыкларны да, кайгыларны да бүлешә­без. ”Сөенечләре күбрәк булсын”, — дибез дә оптимистик рухтагы хәбәр­ләргә күчәбез. Быел яз айларында Рөстәмгә “Татарстан Республикасының халык артисты” исеме бирелде. Аннан алдарак “Башкортстан Республикасы-ның атказанган артисты” исеменә лаек булган иде ул. Сөенеч өстенә сөенеч бит. Боларның һәммәсен дә озак еллар тугандаш халыклар мәнфәгате өчен җаныңны фида кылып, йөрәк җылың­ны биреп, яраткан эшеңне ихлас башкару нәтиҗәсе дип кабул итәргә ки­рәктер. Шулай булмаса, ике республика халкы да, аларның җитәк­челеге дә сиңа шундый кадер-хөрмәт күрсәтер идемени?!
 
Әйткәндәй, Рөстәм Асаев халык, ретро җырлар белән опера, романс, классик җырларны да бердәй әһәңле, оста итеп башкара. Гадәттә, без аның “Гармун моңы”, “Яшәргә, иркәм, безгә”, “Әдрән диңгез”, “Киек казлар”, “Сагынам авылымны”, “Яндырма күперлә­реңне”, “Батырларга”, Татарстанның халык артисты Бәширә Насыйрова бе­лән башкарган “Исеңдәме” җырла­рын сагынып көтеп алабыз. Ә инде кызы Гөлназ белән бергә җырлаган “Кышкы романс” җыры һәркем күңе­ленең иң нечкә кылларын тибрәтеп, әллә ниләр уйлатадыр.
 
Рөстәмнең татар, башкорт, урыс, итальян телләрендә җырлавы да күпләрне битараф калдырмыйдыр, әлбәттә. Һәркайсын оста һәм үзенең табигый тавышы белән ихлас башкара. Артистның сәхнәдә тотышын да, тыйнаклыгын да сизгер күңелле тамашачы тиз тотып ала. Үз чиратында, Рөстәм дә моны тиз тоемлый. Югыйсә, соңгы вакытта бигрәк тә талантсызлар тыйнаклык, чама төшенчәләрен санга сукмый, әрсезләр юлына баса. Гадәттә, халык аларның чыгышларына битараф кала.
 
Бу яклап исә Рөстәм Асаевның күңеле дә, намусы да саф. Җигелеп, җиренә җиткереп эшләргә ярата ул. Кайберәүләр кебек клиплар төшерү белән дә мавыкмый. Шунысы сөе­нечле: әтисе Мәҗит исән чакта әнисе Рәмзилә катнашлыгында ямьле җәйге чорда “Бәхет” дигән клип төшерелде. Соңгы истәлек булып мәңгегә калды. Анда әтисенең техниканы яратуы, өздереп баянда уйнавы, хәзрәт буларак, Коръән укуы, әнисенең йорт-курада мәш килүе чагылыш таба. Рөстәмнең таудан авылының матурлыгына сокланып: “Бәхет бит ул — әти-әни сине туган йортта көтеп торса”, — дип җырлавы гына да ни тора!
 
Ни үкенеч, коронавирус зәхмәте әтисен 70 яшендә бу якты дөньядан алып китте. Рөстәм бу югалтуны бик тә авыр кичерде. “Кайчан кайтасыз, улым, кай тирәгә җиттегез? Гөлназга шалтыратасыңмы?” — дип сораганы әле дә исендә. Аяныч, Гөлназ белән Вилданның баласын гына күрә алмады. Шунысы да бераз үкенечле: Рөстәмнең ноябрьдәге концерты да үткәрелми калды. Нишлисең, тормыш дәвам итә. Ә ул матур гомер иткән тормыш юлдашың, балаларың белән. Гөлназдан кала, Айгөл белән алар Мөслимне, Әминәне, Хәбилне тәрбия­лиләр. Әйткәндәй, күренекле җырчыга олы хөрмәт йөзеннән бер улларына Мөслим Магомаевның исемен кушканнар. Рөстәм аны үзенең кумиры дип исәпли. Шулай ук якташы, 32 яшендә “РСФСРның халык артисты” исеменә лаек булган мәшһүр җырчы Радик Гәрәевны да үзенең остазы дип кабул итә. Шуңа да ул аларның репертуарындагы кайбер җырларны хөрмәт йөзеннән бар булмышын эшкә җигеп, ихлас башкарырга тырыша. Бу күренекле артистларның рухы алдында баш июедер, бәлки.
 
Әйе, алар — сәнгать күгендәге сүнмәс, якты йолдызлар. Аларның әнә шул яктысы тагын бер талантлы якташыбыз, халкыбызның яраткан җырчысы Рөстәм Асаевның гөрләп чәчәк аткан иҗат мәйда­нында да ниндидер чагылыш табар әле.
Әнвәр Сөләйманов,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Автор:Зөһрә Исламова

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии