"Аларны хәтта әниләре дә аера алмый": яшь гаиләнең өч игезәк кызлары туган

Төньяк башкалада өч игезәкләр күбәйгән. Алар, чыннан да, бер су тамчысы кебек охшаш! Күптән түгел Юлия һәм Семен Лебедевлар гаиләсендә өч игезәк бала дөньяга килгәч, шәһәр табиблары: “Бу 200 миллионга бер тапкыр була!", – дип шаккатканнар. Статистиканы Сәҗидә һәм Хәсән Тошевлар "бозган".
Санкт-Петербург шәһәренең бала тудыру бүлегендә өч игезәк туган! Аларны хәтта әниләре дә аера алмый, дип хәбәр итә “Комсомольская правда” басмасы.
 
– Без УЗИдан чыктык. Ирем шаяртып: “Алар өчәү?”, – диде. Табиб чыкты да: “Утырыгыз, сезнең өч игезәк, өч йөрәк тибеше" диде безгә, – дип искә ала яшь әни Сәҗидә.
 
Сабыйлары кесарев кисеме белән туган. Операция 25 минут дәвам иткән. Балалар бер минут аерма белән дөньяга аваз салган.
– Ана үз аңында иде, шунда ук балаларын күрсәттеләр, – дигән перинаталь үзәкнең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Виктор Кудлачев. 
 
Балалар 33 нче атналык булып туган, шуңа авырлыкларын арттыру өчен Фатыйма, Зөһрә һәм Аишаны берничә ай хастаханәдә күзәтәчәкләр. Өйдә аларны абый һәм апалары зарыгып көтеп тора. Тошевлар гаиләсендә хәзер 7 кеше. 
Чыганак Шәһри Казан
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии