Альбина Апанаева әни булырга җыена (ФОТО)

Бу көннәрдә Альбина Апанаева үтә дә күнелле яңалыклар белән йөри. Сер итеп кенә әйтәбез, җырчыбыз тиздән әни булачак.

Хәзер ул әзерлек курсларына йөри, тормышының иң мөһим вакыйгасына әзерләнә. Бәләкәчнең дөньяга аваз саласы көннәре  якынлашса да, бәхетле әти-әни әле исем сайлый алмаган.

Бәби көткәндә хатын-кыз рухи яктан үсеш кичерә дигән сүзләрне истә тотып, Альбина иҗатта да тик тормый. Апрель ахырына җырчының биш ел көтелгән альбомы дөнья күрәчәк. «Синең мәхәббәтең» дип аталачак иҗат җимеше үз эченә жанр һәм эчтәлек ягыннан да төрле композицияләрне җыйган.

«Тормышчан җырлар артты», – дип елмая Альбина үзе. Шундыйларның берсе «Хатын-кыз теле белән» җыры.  Альбина Ләйлә Дәүләтовага күптән заказ биргән булган аңа. Вакыт үткән, Альбина инде бу темага суынган. Һәм менә ниһаять, шагыйрә Апанаеваның чираттагы туган көненә әлеге җырны бүләк итеп алып килгән. Көйне Марат Мухин язган. Ә калган җырларның ниндирәк булуын сез альбомны кулыгызга төшергәч белә алырсыз. 

 

 

 

 

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
10.04.2013 13:15:42

котлыйм альбина исансау булып тусын балан альбина ничлэп синен официальный сайтын юк?

Последние комментарии