Альбина Апанаева өчен 9 май нигә икеләтә бәйрәм?

Бөек Җиңү көнендә популяр җырчы Альбина Апанаеваның әбисе 85 яшьлек юбилеен билгели. Туган көне Чаллы шәһәрендә балалары, туганнары, дуслары янында уза. Миннегаян апаны котларга яраткан оныгы Альбина Апанаева да барган.

"9 май бездә икеләтә бәйрәм: Бөек Җиңү көне белән әбиебезнең туган көне. Әбиебезне бик яратабыз. Аны яратмаслык түгел. Ул бик көчле, юмор хисле, тырыш. Матур итеп җырлап та, биеп тә җибәрә ала. Сугыш башланганда аңа бары 11 яшь булган. Әбиебез болар турында әле дә елый-елый искә ала. “Ашарга юк заман. Утынын табып булмый. Ачлы-туклы яшәдек. Күп эшләргә туры килде. Бөек Җиңүне колхоз йортында урнашкан радиодан хәбәр иттеләр. Бөтен авылдашларыбыз белән бирегә җыелышып, бәйрәм ясадык. Андагы сөенүләр, көенүләр. Сөйләп тә бетереп булмас кебек. Әмма бу җиңүнең булачагына өметләндек. Якыннарыбыз гына яу кырында үлеп калдылар”, - дип сөйли әбиебез. Үзе ул - тыл ветераны. Хезмәт өчен алган медальләре бүгенге көндә дә саклана", дип белдергән Альбина Апанаева "Интертат.ру" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии