Альбина Апанаевага төрекчә альбом яздырырга тәкъдим иттеләр (ВИДЕО)

Төркиянең Денизли шәһәрендә “Türkçevizyon” фестивале төгәлләнде. Ул быел өченче тапкыр узды. Фестивальдә 20 илдән килгән җырчылар катнашты. Алар бөтенесе төрки телләрдә җырлый. Денизлидә яңгыраган җырлар исә төрек теленә тәрҗемә ителеп башкарылды.

“Türkçevizyon” – конкурс түгел. Биредә җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк. 2009 елда Татарстан данын конкурста “АлКанат” рок-төркеме яклаган булса, узган елны Мәликә катнашкан иде. Быел исә Денизлигә Альбина Апанаева китте. “Китәм, димә” җыры (Оскар Усманов көе, Рәсим Җәләл сүзләре) европоп стилендә язылган берничә җырның берсе булып чыкты.

Катнашучыларның күбесе милли көйләргә бай композицияләр алып килде. Альбина 9нчы булып чыгыш ясады. “TRT-аvaz” һәм “TRT-müzik” телеканаллары фестивальне турыдан-туры эфирда бөтен дөньяга күрсәтте. Оештыручылар ышандырганча, конкурсның телеаудиториясе 50 миллион кеше тәшкил итә. 

Фестиваль безнең эрага кадәр төзелгән борынгы амфитеатрда уза. Ачык һавада урнашкан әлеге зал 15 мең кеше сыйдыра.

Альбинаның чыгышы төрек телевидениесе хезмәткәрләренә шулкадәр ошады ки, алар хәтта аңа төрекчә альбом да яздырырга тәкъдим иттеләр. Альбина уйлармын, диде. Шулай ук, татар җырчысы Төркиянең әйдәп баручы каналында (“TRT-1”) эфирга чыга торган “Хәерле иртә!” тапшыруында да катнашты һәм анда җанлы тавыштан җырлады.

Моннан кала, 20 илдән килгән җырчылар Денизли шәһәре хакимияте белән очрашты һәм шәһәр үзәгендә бәйрәм йөрешендә катнашты. Альбина Татарстан байрагын күтәреп барды.

Быел “Türkçevizyon” фестивалендә “Евровидение-2011” җиңүчеләре – “Ell & Nikki” дуэты да чыгыш ясады. Дуэтның солисты Эльдар Гасыймовның нәселендә татарлар да бар: аның карт дәү әнисе - СССРның халык артисты Мәрзия Даутова. Альбина белән булган әңгәмәсендә Эльдар татарча җыр яздырырга теләгәнен белдерде.

Альбина исә бар җирдә өлгерә. Казанда аның "Тантана" дигән туйлар агентлыгы да матур гына эшләп килә.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
02.07.2011 23:21:30

COK GUZEL VALLAHI !!!!! MEMNUN OLDUM !!!!! TESEKURLER ALBINA VE TATARSTAN !!!!!!!!!!

27.06.2011 20:39:28

Альбинабыз искитэрлек! Жыры да! Бу фестивальнен оештыручы мин булсам,беренче куплетны жырчынын туган телендэ башкарырга тэкдим итэрием.Ул бит терки теллэрен байлыгын,матурлыгын,терлелеген курсэтерие.Килешэсезме?

21.06.2011 14:54:04

АФӘРИН! Синең белән горурланабыз!!!!

21.06.2011 09:23:23

ООО, искиткеч матур һәм моңлы җырлады!!! Үзе дә бик чибәр, күлмәкнең дә матурын сайлаган!!!
Афәрин, Альбина!!!

Последние комментарии