Альбина Мусина: «Тагын бер бәби сөясем килә... Әмма бу хыялым шулай хыял булып кына калыр инде...»

Быелның февралендә Альбинаның яман шеш белән көрәшүе турында билгеле булды. Аңа ярдәм йөзеннән Хәйрия концерты да оештырылды. Шуннан соңгы айларда җырчы турында бернинди дә хәбәр ишетелмәде, күзгә чалынмады.
- Ирегез генә түгел, авыр вакытларыгызда балаларыгыз да зур терәк булгандыр, Альбина ханым.
- Әлбәттә. Кызым Ләйсәнне мин 20 яшьтә алып кайттым. Ул вакытта беренче урында эш иде. Әле җитмәсә университетта да укыдым. Шул сәбәпле, кызыма игътибар азрак эләкте. Без аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә, әмма, әни кеше буларак, кызым белән тагын да якынрак булуымны телим. Ә Арсланны мин тугыз ел элек алып кайттым. Шуңа күрә “Мин әни булудан ләззәт алам”, - дип бер ел беркайда да катнашмыйча, үземне тулысы белән улымны тәрбияләүгә багышладым. Арслан бик йомшак күңелле, хисчән бала. Ул мәктәптән кайту белән үк минем кочаклап ала. Авырган вакытта да гел шулай итә иде. Бик авыр вакытларымда, күзләремә мөлдерәмә яшьләр тыгылганда, аны кочаклый идем дә, бөтен авырлыклардан кача идем. Тормышта миңа тагын да көчлерәк булыр өчен улым үз өлешен кертте. Миңа 42 яшь булса да, бер зур хыялым бар әле минем – тагын бер бәби сөясем килә... Мондый җитди авыруым булмаса, бәлки, алып та кайтырга булыр иде дә... Әмма бу хыялым шулай хыял булып кына калыр инде...
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы
Комментарии