Альбина Шаһиморатова Казанда җырчылар өчен Халыкара бәйге жюриен җитәкләячәк

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова җырчылар өчен М.И.Глинка исемендәге XXVI Халыкара конкурс жюрие белән җитәкчелек итәчәк. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар-информ» язуынча, 11-19 апрельдә Казанда узачак бәйгенең жюри составына СССРның халык артисты Ирина Богачева, Россиянең халык артисткасы Ольга Бородина, Лариса Гергиева, Марина Мещерякова һәм башкалар керә.
 
Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 32 яшькә кадәрге яшь музыкантлар чакырыла.
 
Документлар e-mail буенча гына кабул ителә: info.glinkacompetition2019@gmail.com агымдагы елның 15 февраленнән 30 мартына (кертеп) кадәр.
М.И.Глинка исемендәге XXVI Халыкара бәйгедә җиңү быел июньдә узачак П.И.Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурста катнашу мөмкинлеге бирә.
 
М.И.Глинка исемендәге җырчылар конкурсы 1960 елдан бирле үткәрелә һәм ул Россиянең иң абруйлы музыкаль конкурсларының берсе булып тора.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии