Алинә бер көн дә яшәмәгән фатирларын саткан
– Казаннан бер бүлмәле фатир алган идек. Ләкин фатирда яшәп карамагач, анда күченергә теләмәдек. Иркен зур өйдә яшәп ияләнгән, күрәсең. Шулай итеп, уйладык та фатирны сатарга булдык. Хәзер инде Биектауда йорт салу теләге белән янабыз! Бүгенге көндә Биектау районының Ямаширмә авылында иремнең әти-әнисе йортында яшибез, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә җырчы.
Йорт салуда әти-әниләре дә зур ярдәм күрсәтә икән. "Хәзерге вакытта әниләр безнең өчен бик зур терәк булып тора. Алар безгә өй төзү эшләрендә дә, башка өлкәдә дә көчләреннән килгәнчә булышырга тырыша. Аллага шөкер, иремнең әти-әнисе мине үз кызлары кебек куеннарында гына иркәләп тота. Алар өчен без әле дә бала, ә минем өчен алар үз әти-әнием кебек якын! Алла боерса, безне алда зур эшләр көтә. Барысын да уңышлы гына башкарып чыгарырга язсын, амин!" - ди Алинә.
Комментарии