Алинә Давыдова Салават төркеменнән ник киткән?

Күпләр Алинә Давыдованы Салават төркеме җырчысы итеп белә. Әмма 4 ел эшләгәннән соң, ул китәргә булган. Сәбәбе?

 "Татар моңы - 2010" конкурсында катнашканда жюрида Салават Фәтхетдинов та бар иде. Күрәсең, шунда мине исендә калдырган. Университетка укырга кергәндә танып алды. Имтиханнарны тапшырып бетергәч, авылга әби янына кайтып киттем, берничә көн ял итәргә иде исәп. Кайттым гына, Альфред Якшимбетов шалтыратты: "Алинә, Камал театрында Салаватның концертлары башлана, сине дә катнашырга чакырабыз", диде.

Чакыру алгач, шок кичердем. Әлеге тәкъдимгә кадәр кайчан да булса Салават белән эшләрмен, аралашырмын дип башыма да китермәдем. Аның кул астында бик рәхәтләнеп иҗат иттем. Салават төркемендә холкыңны ныгытасың, чын тормышны күрәсең. Ул һәрчак йөзеңә бәреп турысын әйтә. Шул чакта дөньяның матур төсләрдән генә тормавын, караңгы ягы барын да аңлыйсың, чыныгасың.

Төркемнән китүемнең сәбәбе - гел гастрольләрдә йөргәч, "сольный" карьера ясарга авыр иде. Хәзер мин ирекле. Бер урында эшләп, үсеп булмый дип уйлыйм. Әйткәнемчә, яшь җырчыларга чыныгу, тәҗрибә туплау өчен Салаватның төркеме - яхшы мәктәп", дип белдергән Алинә "Идел" журналына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.08.2014 16:39:21

Җырла, җырла кызый, бездә хәзер баш ватмый гына җырлап профессор булырга була. Җырчылар күп, ә халыкның кесәсе сай. Җырлары җыр түгел, текстлары сабый бала язган сыман. Их, кайчан чистартырлар сәхнәне чүп-чардан.

Последние комментарии