Алинә Сафиуллина нигә иреннән аерылган: "Өйгә кайтуыма, ирем фатирның йозагын алыштырып куйган"

Татар эстрадасы җырчысы Алинә Сафиуллинаның "Юк, кирәкми" җырына төшерелгән клибы дөнья күргәч, халык "Алинә аерылган!" дип аһ итте! Клипта ир кешенең хатын-кызлар белән чуалуы, салып кайтып, хатынына кул күтәрүе, аны куып чыгаруы тасвирлана. Клипның эчтәлеге, сюжеты җырчының тормышыннан алынганмы?

- Алинә, яңа клибың тирән эчтәлекле, бик уйландыра. Андагы хәлләрнең тормышың белән бәйле булуы хакмы?

- Миңа бу хакта сөйләргә авыр, искә төшерергә теләмим. Бу җырны көйнең авторы Ильмира Нәгыймова күңелемнең иң авыр чагында тәкъдим итте. Шундук яраттым, ул минем күңел халәтемә туры килә иде. Клипка килгәндә, бу - минем хәтеремдә уелып калган мизгелләр. Клипны төшерүдә иҗатташ дустым Эльвира Хамматова һәм Пиксель-фильмс ярдәмендә төшердек. Г.Камал театры актеры Рамил Вәҗиевне үзем сайладым. Ул миңа типажы белән тулысынча туры килә иде. Төшенкелектән коткару өчен Эльвира мине концертларга алып чыгып китте. Җырны кая гына башкарсам да, хатын-кызлар күз яшьсез тыңлый алмый.

- Тормыш иптәшең белән бик матур туй үткәрүегез әле дә истә. Өйләнешкәч, аның фатирында яшәдәгез. Хәзер улың белән кайда гомер итәсез?

- Чыннан да, иремне бик яраттым. Болай булыр дип күз алдына да китермәдем. Узган елның сентябрь аенда ирем белән аерылыштык. Һәр кеше гаиләне саклап калырга тырышырга тиеш. Мин дә хәлемнән килгәнчә барысын да эшләдем, әлбәттә. Улымны әтисез итәсе килмәде. Димәк, язмышым шундыйдыр. Моны Ходайның сынавы кебек кабул иттем. Шуннан бирле улым белән туган ягым - Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында әти-әнием янында яшим. Тиздән Казанда үз куышыбыз булачак, Алла теләсә. Хәзерге вакытта шушы мәсьәләне хәл итеп йөрим.

- Казаннан китәргә нәрсә мәҗбүр итте?

- Өйгә кайтышыбызга, ирем фатирның йозагын алыштырып куйган иде. Мин фатирда теркәлмәгән, улымны 6 ай тулгач кына кертте. "Яңа тормыш башларга комачауламагыз" дигәч, башка чарам калмады.

- Нариманның 1 яшьлек туган көнендә әтисе бар идеме?

- Юк, әтисе котламады. Туган көнне авылда үткәрдек. Көтеп алган баламның исән-сау, бәхетле, озын гомерле булуын телим! Аны чын ир-егет итеп тәрбияләүгә бар көчемне куячакмын!

Чыганак: Интертат.ру сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии