Алинә Сафиуллинаны ире гастрольләргә җибәрми

Көз җиттеме, концертлар сезоны башлана. Iушы көннәрдә җырчы Алинә Сафиуллина да үзенең тәүге концертына әзерләнә. Бу эшендә аңа тормыш юлдашы Рамил ярдәм итә. Әмма ул хатынының гастрольләргә йөрүенә каршы икән.

"8 елга якын иҗат итү дәверемә нәтиҗә ясаган кебек булачак. Ни дисәң дә, багажым буш түгел: барлыгы 3 альбомым, 5 клибым дөнья күрде. Аллага шөкер, иҗатымны бик яратам. Рәхмәт тамашачыларыма! Алар булганда, эшлисе дә эшлисе әле. Ирем Рамил иҗат кешесе булмаса да, яраткан эшемә каршы төшмәде. Ни дисәң дә, хатын-кыз тормышын күбрәк гаиләгә багышларга тиеш, диләр ич. Минемчә, бик тырышсаң, иҗатны да, гаиләне дә алып барып була. Татар шоу-бизнесында иҗат белән гаиләне алып баручы хатын-кыз җырчылар күп ич. Рамил мине бары ерак гастрольләргә чыгуымны гына тыя (елмая)", дип белдергән Алинә "Интерат.ру" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии