Алинә Сафиуллинаның мәктәпкә кагылышлы нинди зур үкенече калган?

Мәктәпләрдә янә беренче кыңгырау чыңлый. Укучыларның кулларында – аллы-гөлле чәчәкләр, “җиләк-җимеш”тән ясалган гөлләмәләр. Өс-башлары ялт иткән, йөзләрендә – елмаю. Быел Татарстанда 50 мең сабый беренче тапкыр мәктәпкә бара. Республикада 7 яңа мәктәп ачыла. Замана баласына тырышып уку өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Сез Белем көнен хәтерлисезме? Укырга шартлар бар идеме?
Алинә Сафиуллина, җырчы:
 
– Мин бит – авыл кызы. Мәк­тәпне сайлап алырга мөм­кинлек юк. Кулда – үзебез үстергән чәчәк бәйләме. Укырга бик теләп йөрдем. Гади генә мәктәбебез безне тормышка өйрәтте. Укудан тыш ашарга пешерергә, тегәргә, чигәргә өйрәндек. Мөгаен, хәзерге заман баласы безнең мәктәптә, ул шартларда укый алмас иде. Заманына күрә мәктәбем бер дигән булган анысы. Бер генә үкенеч – без­дә музыка дәресләре юк иде. Әйтик, баянга, фортепианога,  вокалга өйрәтү ише әйберләр. Мин исә урыс телен бик яраттым. Укытучым Мөнәвәрә апа чын остаз иде. Дәресләрне мавыктыргыч итеп оештыра иде ул. Шәһәргә килгәч, урыс телен белүем бик кирәк булды. Урыс һәм татар әдә­би­ятларын да бик яратып укыдым. Барлык укытучыларымны бәйрәм белән котлыйм.
 
Хәбир Иштирәков, Республика ветераннары (пенсионерлары) төбәк-иҗтимагый оешмасы рәисе:
 
– Дөресен генә әйткән­дә, мин беренче тапкыр мәктәпкә барганымны хәтерләмим дә. Җыелышканыбыз, линейка булганы гына истә калган. Кама Тамагының Кече Салтык авылында башлангыч сыйныфта укыдым. Аннары Олы Салтыкка барып белем алдык. Без – бик тә укытучыларны хөрмәт итә торган буын идек. Каршы әйтүләр дигән нәрсә бөтенләй юк. Безне укыткан мөгаллимнәр дә бик белемле иде. Аеруча тарих фәнен яратып укыдым. Әдәбият дәрес­ләрен дә көтеп ала идем. Сөембикә апаның, Мөхәммәт абыйның дәрес укыткан вакытлары әле дә хәтеремдә. Безгә чит тел укытмадылар.
 
Газинур Морат, шагыйрь:
 
– Җырдагыча, хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сен­тябрь­нең бере җиткәнен ди­сәм, бик  дөрес булмас. То­ман­лы гына хәтерлим, чөнки 52 ел  вакыт үткән бит инде. 1966 ел иде ул. Фәкыйрьлек заманы. Әти-әниләргә колхозда яңа гына хезмәт хакы бирә башлаган еллар. Алар гел эштә, күбрәк әби тәрбия­сендә үстем. Мәк­тәпкә укый-яза белеп кер­мәдем.  Кулда чәчәк тә юк. Әмма букча, дәфтәрләр, пенал, уку кирәк-яраклары бар. Беренче укытучым Ләйлә апа  кырыс иде, хәзер мәрхүмә инде. Аның фотосын архивта кадерләп саклыйм. “4ле”, “5ле” билге­ләренә генә укыдым. Урыс теле дәресләрен авыррак үз­ләш­тердем. Укытучы­лар­ның, математика  дәресен­дә  әдәби китап укып утырган өчен  башка китап белән сугып, “1ле” куйган чаклары да булгалады. Шаянрак идем шул.
 
Марат Садыйков, Татарстан сәламәтлек саклау министры:
 
– Белем көне бик яхшы истә калган. 1977 елда Буа районындагы Горький  исе­мен­дәге мәктәпкә укырга кердем. Хәзер ул мәктәп юк инде. Без – 7 яшьлек сабыйларны беренче укытучыбыз Фәридә  Гали кызы Фәхретдинова   бик җылы кабул итте. Сыйныфта 20 ләп бала иде.  Барыбыз да бердәй формадан йөрдек. Уку өчен бөтен шартлар да бар иде. Беренче сыйныфтан ук  төрле түгәрәкләргә язылдым. Футбол,  музыка, шахмат бе­лән шөгыльләндем. Мәк­тәп­­не “5ле”гә генә тәмамла­дым.

Риман Гыйлемханов, журналист:
 
– Без биш яшьлек чакта ук мәктәптә Белем көненең ничек узуын күзәтергә бара  идек. Үзем 7 яшьтә Арча районы­ның Субаш Аты мәктәбенә  укырга кердем. Әти укытучы булгач, алдан ук: “Йөзгә кызыллык китер­мә!” – дип искәртеп куйды. Әти-әниләр сатин ыштан, яңа ботинка әзерләгәннәр иде. Мин әле дә “Әлифба” китабының исен хәтерлим. Аны безгә берничә көн алданрак бир­­гәннәр иде. Укый белмәсәм дә,  мәктәпкә барганчы барлык рәсемнәрен карап өлгер­­гән идем инде. Укытучыбыз Әминә Исмә­гый­лева, кулдан җитәкләп, һәрберебезне парта артына утыртты. Хәзерге балалар ничектер, әмма без мәктәпкә шатланып бара идек. Һәр партада    язу өчен чокырда  кара савыты тора. Пөхтә итеп язмасаң, бөтен дәфтә­рең пычранып бетә. Аны  бетергеч белән ышкып, тишеп бетерәсең. Шуңа күрә чиста итеп язарга тырыштык.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии