Алинә Сафиуллинаның улы акча эшли

Һәрбер әни дә үзенең баласы өчен борчыла бит инде име, менә җырчы Алинә Сафиуллина да улы өчен төн йокысын йокламыйча борчылып чыккан. Улы аерым, үзе генә йоклый башлаган икән, ләкин әнисе йоклый алмаган. Юрганы ачылмаганмы, егылып төшмиме дигән уйлар аңа йокларга комачаулаган.
Балалар бакчасына да йөри икән, анда ияләнү үзе бер стресс бит әле, Алинә әнә, акча эшлисен, дип алып бара икән садикка баласын. Бу хакта ул үзенең шәхси аккаунтында язып чыккан.
 
«Бик тиз үсә балалар... Бүген Нариман үзе генә йоклады, үзенең кроватенда... Мин генә йокламадым... Өсте ачылмаганмы, егылып төшмиме, башын бәрмиме кровать кырыена дип төн үтеп тә китте... Иртән торгач, зурларча китабын алып актарып утырды да, «Нәнә, әйдә асибыз», дип алып чыгып китте икенче якка. Менә шулай үсәләр икән. Куз ачып йомганчы. Киттем, керим садикка... Улым бүген иртән «акча әшләргә» садикка киткән иде».
Фото: Инстаграм

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии