Алинә Шарипҗанова: «Татар эстрадасында көнчелек көчле»
27 февраль көнне Камал театрында гаҗәеп тавыш диапазоны белән аерылып торган жырчы Алинә Шәрипҗанованың беренче ялгыз концерты узачак. 13 ел эшләү дәверендә тамашачыларның яраткан җырчысы шактый зур иҗади йөк туплаган. Ул татар, рус, француз, итальян, инглиз телләрендә җырлый, халык һәм эстрада җырларын гына башкарып калмый, джаз композицияләрен һәм опера арияләренә дә алына. Дуслары һәм иҗатына гашыйклар күптәннән инде нишләп ялгыз концерт бирмисең, дип кызыксына. Кыз моңа тыйнак кына: “Әзер түгел әле мин... Бу бик җаваплы эш”, - дип җавап бирә иде. Ниһаять, әзер күрәсең...
«Казан бөкеләренә рәхмәт: алар кавыштыра!»
Әлеге зур вакыйга алдыннан, аңлашыла инде, Алинәнең бер генә буш минуты да юк. Безнең әңгәмә дә кичке сәгать тугыздан соң, ресторанда булды. Алинә үзенең булачак ире белән килде. Әйе, әйе, Шәрипҗанова тормышыннан тагын бер яңалык: ул кияүгә чыгарга җыена! Әлеге бәхетле парга карап:
- Ничек таныштыгыз? – дип сорамый калу мөмкин түгел иде.
- Чистай урамындагы бөкедә! – дип көлә Алинә наз тулы күзләре белән сөйгәненә карап. – Мин руль артында күптәннән һәм Татарстан башкаласында мондый танышу ысулының киң таралганын яхшы беләм. Дөрес, беркайчан да телефон номерын калдырганым яисә “туктап сөйләшик әле”, дигән үтенечләренә җавап биргәнем булмады. Ә Айдар үз дигәнендә нык торучан, хәтта шактый әрсез булып чыкты! Бөкедән котылгач, ул мине куып тотты, уза, юлны бүлә башлады. Ачык тәрәзәдән башын тыгып: “Туташ, әйдә танышыйк инде! Сез мине акылдан яздырдыгыз бит!” - дип кычкырды. Кыскасы, үзенә игътибар юнәлтү өчен, ниләр генә эшләмәде - чак кына авария булмый калды! Туктарга туры килде инде, билгеле, шүрләтте дә бераз. Андый тилеләрдән ни көтәргә икәнен дә белмәссең! Машинаның ишекләрен бикләп куйдым да, ачык тәрәзә аша гына сөйләштем.
- Айдар, ә син танылган җырчыны таныдыңмы?
- Дөресен генә әйткәндә, моңарчы татар эстрадасы белән кызыксынганым юк иде. Гомумән, минем һөнәрем музыка дөньясыннан ерак тора... Мин полициядә, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшлим. Аның йолдыз икәнен белмәдем дә – күзләремә чибәр кыз гына чалынды - дип искә ала Айдар беренче очрашуларын. – Бу узган елның июнь аенда кояшлы эссе көн иде. Җинаятьчене тоткарлаганнан соң, арып-талып, начар кәефтә кайтып килә идем. Карыйм, күрше машинадан бер чибәр кыз елмая. Өстенә кигән күлмәге дә нинди бит әле аның – борчаклы... Әйе-әйе, хәтта киемен дә күреп өлгердем. Күрәсең, бу гадәт һөнәр буенча күчкәндер инде.
- Алинә, ә син нигә елмайган идең? Ул да сиңа башта ук ошадымы?
- Автосервиска соңга кала идем, икенче рәткә чыгарга теләдем. Машина йөртүчеләргә елмаеп, мине алга үткәрүләрен үтенергә туры килде. Ә Айдар, күрәсең, моны үзенә дип кабул иткәндер, - ди Алинә көлеп. – Тукталгач, ул минем машина янына килде һәм күздәге куркуны күреп: “Туташ, курыкмагыз, мин сезгә начарлык эшләмим. Мин органнарда хезмәт итәм”, - диде. Аңа телефон номерын барыбер бирмәдем. Моңа ул: “Алайса мин сезгә үземнекен калдырам”, дип җавап бирде.
- Аның шалтыратачагына шикләнмәдем дә, - дип шәрехли Айдар. – Шуңа аның турында күбрәк белү өчен, машинасының номерын да хәтерләп калырга тырышмадым.
- Ә мин башта аңа шалтыратырга уйламаган да идем! – ди Алинә. – Телефон номерын да тизрәк котылу өчен генә алдым. Тик ике көннән соң, Биектаудагы тимер юл кичүендә янә бөкедә утырам шулай. Бер поезд, икенчесе... Эшсезлектән аңа: “Сәлам, хәлләрең ничек?” дип SMS яздым. Ул шунда ук шалтыратты... Шуннан соң без көн саен диярлек очраша башладык. Безнең өчен бер сәгать аерылышып тору да – газап!
- Алинәне үз хатыным сыйфатында күрү турындагы ахыргы карарны ул минем эшкә яңа гына пешеп чыккан бөккәннәрен китергәч кабул иттем! Шундый ач идем ул вакытта! Тик әйтергә кирәк, мине аш пешерү сәләте белән генә гаҗәпләндерү бик авыр, чөнки үзем дә яшь чакта пешекче булган кеше.
«Артыңда гайбәтеңне саталар»
- Алинә, татар эстрадасында син, бәхәсләшеп тә торма, - уникаль күренеш, тавышың гаҗәеп, потенциалың зур. Ни өчен Мәскәүне яуларга теләмәдең?
- Бер тапкыр бөтен кыюлыкны туплап, Мәскәүгә китәр мизгел булды-булуын. Тик, дөресен әйтим, курыктым. Ул чакта мин банкет җырчысы идем бит - 2006 елда Алсуның туена чакырдылар...
- Шул Алсу туенамы инде ул?
- Әйе, Сафина, хәзер Абрамова Алсуныкына. Аларның ике туе булды бит: берсе – Башкортстанда, татар туганнары өчен. Анда безнең йолдызлар десанты – Салават, Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәмдүнә Тимергалиева, Роберт һәм Фәрит Тимербаевлар катнашты... Шунда, минем ничек җырлавымны ишетеп, яныма Алсуның администраторы килде. Продюсерың кем, дип сорады. Мин үземә-үзем хуҗа, дип җавап бирдем. Ул Мәскәүдә карьераңны ясарга булышам, дип тәкъдим итте. Ә андый тәкъдимнәр ясалган вакытта, бик тиз җавап бирергә кирәк. Ә мин барын да ташлап китәргә базмадым... Рифкать Миңнеханов банкетында чыгыш ясаган вакытта танышкан Фирзәр Мортазин әүвәл үземне татар эстрадасында сынап карарга күндерде. Бу уйдан күпләр кире кайтарырга теләде: янәсе, анда синнән башка да артистлар буа буарлык. Тик барыбер шушы юлны сайладым. “Зө-ләй-лә” төркемендәге Ләйсән Мәхмүтова үзенең “Сине көтәм” җырын тәкъдим итте, ул соңрак хитка әйләнде. Шуннан соң җыелма концертлар составында гастрольләрем, “Алтын барслар” башланды...
- Татар шоу-бизнесы ошыймы сиңа?
- Минемчә, безнең эстрадада хөрмәт итәрлек кешеләр аз. Яшь буын җырчылардан, әйтик, Гүзәл Уразованы гына югары бәялим. Бу кеше – профессионал һәм һәрчак теләсә кайсы артистка объектив бәя бирә. Аңа кемдер ошый икән, аның янына килеп, соклануын әйтә. Ошамый икән – моны да турыдан-туры әйтә, яхшы түгел, дип кенә ялагайланып тормый. Раяз Фасыйховны хөрмәт итәм: ул үзен тулысынча тамашачыга бирә һәм хезмәттәшләренең уңышларына чын күңелдән сөенә белә. Шул ук вакытта татар эстрадасында үзләре белән сәхнә бүлешүчеләрнең уңышы тынычлык бирмәгән артистлар да шактый. Артымда рәхәтләнеп минем гайбәтемне сатуларын беләм. Профессиональ дәрәҗәдә бернигә дә ирешә алмаган кешеләр бит әле җитмәсә. Мин моны бик авыр кичерәм.
- Мондый вакытларда сине нәрсә тынычландыра?
- Өлкән хезмәттәшләремнең хуплавы ярдәм итә. Әйтик, Хәмдүнә Тимергалиева яныма килеп: “Син биредә мин хөрмәт иткән бердәнбер кеше”, - диде.
- Концерт өчен нинди программа әзерлисең?
Берничә төрле юнәлештәге бүлекләр булачак: танылган рус җырларыннан торган попурри, чит ил шлягерлары һәм әлбәттә инде, татар җырлары. Концертның буеннан буена мин тере тавышка, инструменталь ансамбльгә кушылып җырлаячакмын. Кайбер җырлар бары рояльгә генә кушылып башкарылачак, шулай ук Татарстанның иң яхшы баянчыларыннан берсе Ринат Вәлиев тә катнашыр, дип өметләнәм.
Дөресен генә әйткәндә, концертка кадәр әле ай ярым вакыт булса да, куркудан тезләрем калтырый инде, башымда һәр җырны әйләндереп, йоклый алмыйм. Бернинди тәнәфессез өч сәгать буе эшләү – бик зур йөкләнеш. Тик бар да яхшы булыр, дип ышанам, чөнки тамашачыларымның күңелен күрәсем килә. Казандагы концерт яхшы узса, әлеге программа белән Татарстанны башка зур шәһәрләрендә дә чыгыш ясаячакмын.
Комментарии