Алинә Шәрипҗанова белән күңелсез хәл булган

– Олы улым Әмиргә тиздән өч яшь тула. Кечкенә кызыбыз Әлмирә апрельдә бер яшен тутырды.
Ике кечкенә балам булуына карамастан, мин һаман юлда, төрле чараларда чыгыш ясыйм. Үзем булмаганда аларны әнием һәм ирем карарга булыша. Бервакытта да чит кешегә калдырганыбыз юк. Кая гына барсам да җан җимешләремне, гаиләмне сагынып кайтам. Әле менә күптән түгел генә бер төркем артистлар белән Татарстанның мәдәният көннәре уңаеннан өч көнгә Чехиягә һәм Венгриягә бардык. Аннан кайткач җырлы-моңлы тамаша белән бер атнага Себергә чыгып киттек. Тик юллардан йөреп кайткач, күңелсез хәл булды. Балаларым икесе дә көчле бронхит белән авырып хастаханәгә эләктек. Алар да, үзем дә бик авыр кичердек. Шөкер, бүген инде без өйдә. Барысы да артта калды. Эшләмичә, иҗат итмичә торып булмый, йөрәк парәләрем генә авырмасын. Бик күптәннән җырларыма клип төшергән юк, соңгы вакытта бик матур бер-ике җырыма клип төшерү идеясе дә бар, - дигән Алинә "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
22.06.2016 15:24:00

Эйе шул,рэхэтлэнеп тынлардай жырлар да коннэн-кон азая.

23.05.2016 21:31:08

Клиплар тошереп маташмасагыз да була. Татарда рэтле,мэгънэле клип кургэн юк.

Последние комментарии