Алинә Шәрипҗанова ничек итеп озын чәч үстерә алу серен ачты

Татар эстрадасының кабатланмас җырчысы, “Алтын Барс” премиясе лауреаты Алинә Шәрипҗанова тамашачы мәхәббәтен бик тиз яулап алды. Башкалардан аермалы буларак ул, затлы тавышы белән төрле телләрдә җырлый, зәвыклы киенә белә һәм озын, матур чәчкә ия. Күптән түгел генә җырчы ничек итеп озын чәч үстерү серен ачып бирде.


"Кайчак башкалар сәламәт, озын чәчләремне күргәч, үземнеке икәненә ышанмыйлар. Ә бит чын татар кызлары озын толымлы булулары белән аерылып тора. Минем Камилә әбиемнең дә чәчләре бик озын. Аның бер серле рецепты бар: сатып алынган кефирны түгел, ә сөтне банкага салып, җылы урынга куеп, махсус әчетергә кирәк. Шуннан бу сөткә бер йомырка саласың. Барлыкка килгән массаны мунчада чәчләреңә сөртеп, 15 минут тотарга кирәк. Соңыннан шампунь белән юарга", дип әйтте Алинә Шәрипҗанова "Күңел" радиосына биргән интервьюсында. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
23.11.2012 19:06:22

Чэчлэр геннар белэн бирелэ.Юка чэчкэ ни 5 кукэй сыдамыйсын инде.
Нилэр генэ эшлэтмэдем,чэчем бик коела барыбер.

Последние комментарии