Алинә Заһитова ни өчен китап язуыннан туктаган?

Пхенчхан Олимпиадасы чемпионы, тагын бик күп титуллар иясе Алинә Заһитова журналистлар белән очрашкан.
— Мин фигуралы шууны җиде тапкыр ташларга маташтым. Башта әти-әнием туктатты, аннары үзем бу шөгыльне бик ошатуымны аңладым, — дигән ул. — Ул вакытта бала гына булганмын шул. Яшьтәшләрем кебек уйныйсым, бозлавыкта шуасым килгән. Үзеңне һәр көнне эшләргә ничек мәҗбүр итәргә? Максат куеп, шуңа барасың, җиңәсең һәм тагын да зуррак уңышларга омтыласың, шул гына.
 
Алинә китап яза башлаган булган. Ләкин әлегә аны туктатып торган. Карьера тәмамлангач, барысын да язачакмын, ди.
 
Аның медицина университетында белем аласы да килә, дип яза Кызыл таң.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии