Алинә Заһитова Япониядә башкаларның "борынына чиртте"

Россия фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Япониянең Сайтама шәһәрендә Дөнья чемпионатында кыска программада җиңү яулады. Бүген Алинә Заһитова 82,08 балл җыйды.
Икенче урында – япон Каори Сакамото (76,86), өченче урынны Казахстаннан Элизабет Турсынбаева (75,96) алды, дип яза Татар-информ.
 
Россиянең тагын бер спортчысы Евгения Медведева дүртенче (74,23), аның ватандашы һәм Европа чемпионы Софья Самодурова - тугызынчы (70,42).
 
Спортчы кызлар җомга көнне ирекле программа тәкъдим итәчәк.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии