Алинә Заһитовага ни өчен бер ел буе исем кушылмаганлыгы билгеле

Алинә Заһитова турында интернетта һәм төрле газета-журнал битләрендә берничә йөз язма бар. Ләкин сәләтле татар кызы турында нибары бер җөмлә белән генә дә аңлатып бирергә мөмкин: «Уналты яшьлек Алинә Илназ кызы Заһитова – Русиянең фигуралы шуу тарихында бөтен титулларны да яулаган бердәнбер хатын-кыз спортчы!»
Тик ни өчендер татар газета-журналлары гына бу сәләтле спортчы кызның фотосурәтен беренче битләргә, тышлыкларга куярга омтылмый, аның хакындагы язмалар да кыскача гына бирелә. Шуңа күрә бүген башка төр соклануга мөрәҗәгать итим әле: менә татар рәссамы Нияз Хаҗиәхмәтов, Алинә Сайтамада җиңеп чыгуга ук, аңа багышлап үзенчәлекле әсәр иҗат итте. Тиздән башка рәссамнарыбыз да әлеге башлангычка кушылыр, дип күзаллыйм. Чөнки Алинә Заһитова теләсә кайсы талантлы рәссамнарыбыз өчен илаһи илһам чыганагы булырлык чибәр, сөйкемле сөякле һәм чиксез күркәм дә бит әле! Кызның кечкенәдән үк тимераякта фигуралы шууны сайлап алуын әнисенең шул рәвешчә үз хыялын тормышка ашыруы белән дә, аның чиксез күп күнегүләргә булган корыч чыдамлыгын спортчы әтисенең холкы йогынтысы белән аңлатырга тырышсалар да, бу җиңүләр, һичшиксез, бәхетле тәкъдир кануны нәтиҗәседәдер. (Күпсанлы тапшыруларның берсендә: «Спорттан китәргә теләгән чаклар еш булды, алты яшьтә фигуралы шууны ташлап, нәфис гимнастикага күчкән идем... Еладым. Әни кабат фигуралы шууга алып килде», – ди чемпион кыз.) Бер ел буе исем кушылмаган нарасыйга олуг спортчы Алинә Кабаева хөрмәтенә кушылган исем дә әлеге баланың киләчәгенә якты йогынты ясамый калмагандыр. Гомумән, Алинә исеме гарәпчәдән «башка» дигән төшенчә буларак тәрҗемә ителә. 
   
Спортчыны миллионлаган, төрле милләт җанатарлары алкышласа да, өчле лутц һәм өчле ритбергер кебек иң авыр сикерү каскадларын осталыкның иң югары нечкәлегендә башкаручы кызның уңышларын ничек булса да азайтып, түбәнәйтеп күрсәтергә теләүчеләрнең ил тренерлары арасында ук табылып торуы гына аяныч. Беренче чиратта, аның исем-фамилиясен әйтеп тормыйча да кем икәне аңлашылган, мәгълүм хатын-кыз тренерны искә алыйк. Пхенчханда узган Олипия уеннарындагы фигуралы шуу бәйгеләрен турыдын-туры трансляцияләү вакытында хиссиятле комментарийларын биреп барды бу ханым һәм... бию нәтиҗәләре игълан ителүгә үк: «Бу беренчелек, алтын медаль унбиш яшьлек Алинә Заһитовага түгел, ә аннан азрак балл җыйган Евгения Медведевага тиеш иде», – дип шаккатырды. Шулай ук талантлы тренерларның янә берсе татар кызының искиткеч биюен һәм җиңүен: «Яшүсмер кызларга җиңү җиңел бирелә, алар җиңелрәк сикерүгә сәләтле булалар...» – дип үз аңлатмасын җиткерде һәм, әгәр дә Алинә алдагы елларда да шушындый ук югары күрсәткечләр белән барса гына, тирән ихтирамым белгертергә әзермен, дигән фикерен җиткерде. Аның авыр каскадлы сикерүләрен бию программасының икенче өлешендә башкаруы белән дә килешмәүчеләр шактый булды. 2018 елны, Пхенчxанда допинг офицерлары да Алинәгә карата гаять дәрәҗәдәге игътибарлык күрсәттеләр, 2019 елда, Сайтамада исә әлеге хезмәт Алинә Заһитованың чыгышы тәмамлануга ук, аны кичке тугыздан алып иртәнге бишкә кадәр күз уңында тотты. 
 
Әмма аның ничек булса да кәефен төшерергә теләүләренә карамастан, тимераякта шуучыларның халыкара берлеге рейтингы буенча 14 яшендә нибары сиксән өченче урында булган яшь спортчының ике ел эчендә баш әйләндергеч карьерага ирешеп, шушы рейтингның беренче урынына чыгуы инде расланган гамәл! 
 
«Дуслык» орденына лаек булган, Русиянең атказанган спорт остасы үз уңышларын, һәрвакыттагыча, бары тик фигуралы шууны бик яратуы белән аңлата һәм әлеге җиңүләре өчен үзенең тренеры Этери Тутберидзега рәхмәтле булуын белгертә килә. Ә остазы исә, әңгәмәләр вакытында: «Жәлләү – ул минем өчен түгел», «...Сез миннән куркасызмы?! Хәтта мин үзем дә үз-үземнән куркам», – дип, кырыс холкын сиздерә. Югыйсә, бары тик бер канун – «боз күңелле» тренер гына катгый дисциплина кулланып, үз спортчыларын ару-талу, төрле имгәнүләргә дә дучар итә алырлык күнегүләр аша зур ярышларга әзерли, иң югары нәтиҗәләргә китерә ала бит инде. «Америка Кушма Штатларында тренер булып эшәгәннән соң кабат Русиягә әйләнеп кайткач, мин тренер булып бушлай да эшләргә риза идем, әмма боз циркында гына эш табылды. Мине анда җибәрүчеләргә ялгышуларын исбатлап бирәсем килде», – дип аңлата ул үз максатларын. Нәтиҗәдә, ныклы интуициясе белән күпләр арасыннан нәкъ менә шушы тырыш татар кызын сайлап алган тренер да, бозда фигуралы шуу спорт төрен үз итүчеләр дә канәгать бүгенге көндә! 
 
Узган ел Русия Федерациясе мөселманнарның «Рухи бердәмлек өчен» медаленә лаек булган Алинә үз чыгышында милләтенә, үз диненә карата булган хис-фикерләрен шушы сүзләргә салды: «Мин татар булуым белән горурланам! Милләтемнең көчле булуын беркайчан да онытмаска кирәк. Бар лаеклы җиңүләрем өчен Аллаһы Тәгаләгә, тренерыма һәм, әлбәттә инде, әти-әниемә рәхмәтлемен!» 
 
Бу нисбәттән аның зур спорт юлындагы иң әүвәлге җиңүләренә игътибар иткән тренерлар: «Спортчы – татар фамилияле. Ә татарлар авырлыклар белән көрәшкәндә сынатмыйлар», – дип үз фикерләрен әйткәннәр иде. Ялгышмадылар! 
 
Зилә Нигъмәтуллина, Идел

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии