Алинә Заһитовага спорттан китәргә кушалар

Олимпия чемпионы Роман Костомаров Алинә Заһитовага спорттан китәргә киңәш иткән. Хәтерләсәгез: Олимпия уенында җиңгәннән соң, Заһитова 2018 елгы дөнья чемпионатында уңышсыз чыгыш ясады. Ул әлеге ярышта 5 нче генә урынны алды.
Спортчы сүзләренчә, Олимпиадада җиңгәннән соң, күп кенә фигуралы шуу осталарының башка ярышларда кабат җиңүе бик сирәк күренеш. Быелгы дөнья чемпионатында исә Заһитова беренче урынны алып, үзенең иң көчле спортчы икәнен раслады. "Алинә чынлап та чемпион, ул бөтен титулларны да алды, дип яза ШК. Аңа алга таба үсеп килүче яшь фигуралы шуучылар белән көрәшеп тә торырга кирәкми. Соңрак аңа мең кат авыррак булачак", – дигән Костомаров. Спорттан чемпион булып китәргә кирәк, дип тә өстәгән.
 
Үсеп килүче яшь фигуралы шуучылар дигәндә, Костомаров шул ук Этери Тутберидзе төркемендә шөгыльләнүче кызлар турында әйтә. Алар бер сикерүдә дүртәр тапкыр әйләнеш ясыйлар, шуның белән алдыралар да. Моны фәкать егетләр генә эшли ала.
Фото: Татар-информ

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии