Алия Исрафилова: “Беренче күрешкәч үк Айдарның үземә тиң яр икәнен аңладым” (ИНТЕРВЬЮ)
Моның өчен бернинди чара да күрми икән. — Миңа карьера артык мөһим түгел. Беренче урынга гел гаиләмне куям. Хуҗабикә булу да рәхәт. Ирем Айдарга ошасын дип, тәмле ризыкларны көн саен пешерәм. Якыннарым ашаганда мин дә читтә тормыйм. Ирем дә гел: “Рәхәтләнеп аша. Тазарсаң да яратачакмын”, — дип тора, — ди Алия.
— Алия, кияүгә чыкканыңа ничә ел булды инде?
— Әле кичә генә туй үткәргән кебек идек, инде Айдар белән кавышканыбызга җиде ел булды. Вакыт тиз уза. Айдар — Саба егете. Мин исә Казанда туып-үстем. Аның белән тәүге тапкыр 2005 елда Әтнәдә таныштык. Бирегә икебез дә эш буенча килгән идек. Язмыш шулай бер йортка китергәндер инде. Миңа 22 яшь иде. Танышып аралаша башладык. Күңелемне тиз яулады. Озак очрашмадык, өйләнешеп тә куйдык. Беренче күрешеп сөйләшкәч үк Айдарның үземә тиң яр икәнен, аннан бик яхшы ир чыгачагын аңладым. Һәм ялгышмадым да.
Ирем бер компаниянең дисклар чыгару бүлегендә җитәкче вазыйфасын башкара.
— Күбрәк әнисе пешергән ашларга ияләнгән Алиягә иренә яравы читен булмадымы?
— Кайсы ир-ат тәмле ашарга яратмый икән?! Айдар да сайлана торганнардан булды (көлә). Ошамаса, яшереп тормый, җайлап кына шундук әйтә. Кияүгә чыккач та аш бүлмәсенә ияләшергә туры килде (көлә). Ул чакта тел йотарлык итеп пешерә идем дип мактана алмыйм. Тормыш өйрәтә. Хәзер тиз һәм җиңел әзерлим. Гаиләңне яраткач, аш бүлмәсен дә үз итәсең. Гел яңа ризыклар белән сыйлыйсым килеп тора. Яңа пешкән аш ашарга тырышабыз. Күбрәк файдалы, аксымга бай ризыкларга өстенлек бирәбез. Яшелчә салатларын еш ясыйм. Ашауны кысмыйбыз. Миңа тазару куркынычы янамаса да, Айдарга алай түгел икән (көлә). Соңгы арада фитнес-клубка йөри башлады.
— Сәлим зурмы инде?
— Улыбызга ике яшь тулды. Ул икебезнең дә йөз чалымнарын үзендә туплаган. Ике яшьлек бала нәрсә эшләргә тиеш, барысын да башкара, бик чая. Бүлмәдәге обойларда көн саен яңадан-яңа рәсемнәр пәйда була. Маркерларны табып, рәхәтләнеп буйый. “Үскәч рәссам булырсың инде, улым”, — дим, елмаеп. Төрле альбомнары бар югыйсә, ә аның өчен обойга ясавы рәхәт (көлә).
Балалар бакчасына язылган идек, чиратыбыз килеп җитте. Тиз ияләшер дип уйлыйм. Бәбиләрне бик ярата. Әле бу арада бераз авырып алды. Үлән чәйләре эчердем. Терелеп килә.
— Алия, бәби тапкач та авырлыгың артмады. Берәр төрле чара күрәсеңме?
— Тәмле ашарга яратам. Үземне бер дә тыйганым юк.
Йөкле чакта бик үзгәрдем. Бер сәгать ашамасам, минем өчен катастрофа иде. Кияүгә чыкканчы якыннарымның аз булса да мине тазартасылары килде. Йөкле чакта күп ашый башлагач, “Алияне дә түгәрәкләнгән килеш күрер көннәр бар икән?!” — дип көлештеләр. Чөнки гел ашадым да ашадым. Ничек шулхәтле ризыкны ашказаным сыйдырган?! Сәлимгә алты ай тулгач, аппетитым юкка чыкты. Яңадан үз хәлемә кайттым. Аз ашый башладым. Кайчак хәтта ашарга да оныта идем. Көн буе авызга ризык капмыйча йөрим дә, кич җиткәч, мин бүген ашамаганмын икән бит, дип капкалап алам. Әмма һич кенә дә тазармас өчен дип түгел. Үзем шундый. Ябык булуым нәселдән килә.
— Әле эшкә чыкмагансыңдыр?
— Күбрәк өйдә булам. Чакырсалар гына барып җырлап кайтам. Әле менә Казахстанда булдык. Сәлимне әнием карап торды. Каенанам белән дә еш калдырам. Аллага шөкер, булышучыларым бар.
Бала белән булсам да, иҗаттан читләшмәдем. Бөтен җиргә өлгерергә тырышам (көлә). “Өзелеп сагынырсыңмы?” дигән дискым чыкты.
— Әти-әниең лаеклы ялга чыкмадымы әле?
— Юк, алар яшь әле. Икесе дә эшләп йөриләр. Әнием Фәйрүзә мәктәптә укыта. Әтинең дә үз эше җитәрлек. Тик утырганнары юк. Шуңа оныкларын әле бер, әле икенче әбисе карый. Сеңлем Альбина да уң кулым. Ул хәзер үзе дә кияүдә. Киявебез Ирек исемле, Казан егете. Бик әйбәт. Аны барыбыз да яраттык. Ирек фәннәр кандидаты, әле үткән ел гына диссертация яклады. Матур парлар, шулай тигез яши күрсеннәр.
— Алия, Яңа ел узып китте. Бәйрәм табынына ниләр әзерләдең?
— Билгеле, кечкенәдән безнең өчен Яңа ел табыны “Оливье”дан башка узмый. Өйдә пилмән әзерләдек. Бер-ике пилмән эченә, кызык өчен, камыр да кыстырып калдырдык. Мин тиз әзерләнә торган гади блюдоларга, кабымлыкларга өстенлек бирәм.
Яңа елны иремнең туганнары белән каршы алдык. Сеңлесе Лилия бик тәмле пешерә. Ул командир вазыйфасын башкара, без исә кушканны эшләүчеләр.
— Сәлимгә Кыш Бабай чакырттыгызмы?
— Айдар белән Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып үзебез киендек. Костюмнарыбыз бар. Сәлим әле Кыш Бабайның кем икәнен аңлап та бетерми. Шулай да, бүләк сорый белде. “Миңа машина алып килсен, әйтергә онытмагыз!” — дип күптән әмер биреп куйган иде. Чын егет инде (көлә). Башкалар кебек үк безнекенә дә машина җене кагылган.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Комментарии
Хет монда матур шигырьләр укып була,дип кергәли идем.Сүндерделәр шагыйрьне.
Алия Исрафилова: “Беренче күрешкәч үк Айдарның үземә тиң яр икәнен аңладым”
Син,кондәш,бер-ни анламагансың.
Җавапсыз мәхәббәттән да зур сынау юк икән Җирдә.Гафу ит! Бу минем сиңа атап куелган соңгы шигырем булыр инде.Минем Синең тынычлыгымны бозасым килми. Урыс әйтмешли:"Насильно мил не будешь".Әмма мин Сине яратам җырчы-шагыйрә. Йөрәкне тыеп була,әмма сөюдән ваз кичереп булмый икән.Хуш ,бәхетле бул!
...
Юк, теләмим,әмма беркөн син дә ,
бәлки, минем хәлдә калырсың.
Тик сөйгәнең читкә каккач кына
минем хәлне аңлый алырсың.
Әйләнүдән туктар Җир шары да,
туктар вакыт,гомер агудан...
Юк катырак җәза әле Җирдә
мәхәббәтне кире кагудан.
Ә син аны, белеп,кире кактың,
никтер кабул итә алмадың....
Һәм калдырдың мине бернәрсәсез,
юкса бер-ни дә бит алмадың.
Миндә-бушлык,барсын тартып алдың,
Газраил күк инде ал җанны!
Азаплама,Тәмугъ учагына
ваклап ыргыт бөтен калҗамны....
Минем туган көнем җитте.Нигә мин мәхәббәттә үз бәхетем өчен көрәшмәдем микән?-дип гел йөрдем.Югыйсә,килеш-килбәтем дә ямьсез түгел,сәләтне дә Ходай җәлләмәгән,гыйлем-һөнәр өлкәсендә дә уңышларга ирештем.Әмма бер өлкәдә дә мөмкинлегем бик зур булса да,илдә танылырлык булып күтәрелмәдем.Теләгем булмады,эчтән нидер һәрвакыт тыеп килде.Мин моңа үзем дә аптырый идем.Ничек инде,үз-үзеңә аяк чаласың? Ә сәбәбе гади булган,мин Вальпургия төне узганда ,таң алдыннан туганмын.Минем дөньяга килүем дә җеннәр шабашы вакытына туры килгән,тормышым белән дә җеннәр идарә итә ахрысы...
Инде админның Синең чираттагы битеңне куяр вакыты җитте.Әмма бүген Шигърият бәйрәме бит!Бәйрәм белән Сине, шигъри җанлы җырчы!
...
Миңа Язлар бүләк иткән булса,
сиңа Көзләр биргән гомерне.
Шуңамы җан -кырау салкынында,
йөрәк саклый утлы күмерне.
Сине Ходай миңа бүләк иткән,
биргән Иблис башка кешегә.
Яшим Оҗмах-Тәмугъ арасында,
йөрәк яна, җаным күшегә.
Безгә Язмыш сөю бүләк иткән,
ә җавапсыз итеп -тик мине…
“Бәхетем !”-дип төштә бик күп үптең,
бер бәхетле өндә ит мине-
“Бәхетсезем !”-диеп булса да бер,
бер булса да , яме, үп мине!?
Алга таба ни булмас, бер матур шигыреңне язып калдыр әле,Алфонс?
Йорэгем тибэ,эмма,яшермим,, кэефем юк анысы.
Альфонсның йөрәге чынлап та тибүеннән туктады бугай.
Менә шул була инде язмыш шаяггуы! Альфонсны Анна яггата,Альфонс Аннаны яггатмый.Альфонс Алияне яггата,ә Алия Альфонсны яггатмый!Йөггәккә пггиказ биггеп ,яггатыггып булмый шул!
Өстәвенә, яшьме-картмы,чибәрме-ямьсезме буйдакмы- өйләнгәнме,миңа барыбер! Мин Сиңа шигырьләрең өчен гашыйк! Вәт!
Өстәвенә затлы мәрсин мин,чихун түгел!"Чибәр!"- диләр..
Альфонс! Нигә миңа бер шигыреңне булса да атап язмыйсың? Бу катынга мәхәббәтең кысыр икәнен аңламыйсың мени? Ә мин сине яратам!Һәрбер язмага җавап бирергә, чакырсаң килергә әзер мин..
Иртәнге әңгәмәңне һәм җырыңны сокланып карп утырдым.Миңа карапбер күз кысмассыңмы ,дигән идем дә,
Тагын бер кат гафу ит! Һаман еоактарак,эчтәрәк кала бара Синең белән мине бәйләгән бу бит. Ә минем югалтасым килми.
Гафу ит,ялгыш киткән:
Баш әйләнгеч хисләр
дулкынында
яз кайткан күк булыр шул чакта,
Кар бөртеге эрер синең
учларыңда,
син эрерсең минем кочакта.
Гаебемне йолып,тагын бер шигырем сиңа:
...
Шигырьләрем сиңа атап
язылгандай тоелыр.
Ә кемнеңдер аны укып
сөмсерләре коелыр...
Бәлки чынлап язылгандыр,
аталгандыр сиңа дип...
Ә кем миңа гаеп атар:
“Шигыреңдә -зина !”-дип.
Аларда бит сөю көткән
тик йөрәгем тибеше.
Минем йөрәк тибешендә
беркемнең юк бер эше.
“Шигырь язу –гонах!”- диеп,
нигә яла ягарга?
Кемдер теләр шуның өчен
казематка ябарга....
Инде йөрәк күптән ялгыз
камерада җан асрый.
Ә кемнәрдер аңа соңгы-
үлем җазасын сорый.
Бары сиңа гына ачар
йөрәгем ул бүлмәсен.
“Үлсен!”-дисәң ,үләчәк ул,
калыр, әйтсәң :“Үлмәсен!”
Соңгы чара кулланырга
бер сәбәп тә юк та бит!
Йөрәк үтәр,...син әйт кенә:
“Тибүеңнән тукта!”-дип.
...
Иң беренче килермен дә
каршыңа ук,
чакырырмын сине танецка.
Шушы бәхет мизгелләрен
резина күк
озайтырмын салмак вальста.
Хыялдагы әкияти
бер могҗиза
чынга ашар шул чак тын гына.
Төсле карлар явар күктән
тирбәлешеп,
кышның салмак вальс моңына.
Баш әйләнгеч хисләр
дулкынында
яз кайткан күк булыр шул чакта,
Кар бөртеге эрер синең
учларыңда,
син эрерсең синең кочакта.
Могҗизалар әллә инде
булмый микән?
Әллә булып ур(ы)нын ялгышкан...
Ялгыз торам тып-тын парк
уртасында
бер могҗиза көтеп язмыштан.
Җавабым юк, шуңа дэшми торам.
Рэхмэтлемен, дисәм, аз сыман.
Әйтү - көмеш, әйтми калу - алтын, диләр.
Шөкерләрем булсын алтыннан...
Ичмасам бер җылы сүз әйтмәде! Менә сез хатын-кыз аңлый ,дисез...
"Бәби тапкач, бәлки, ул да үзгәрер, дигән иде кайберәүләр."
Кипкән чихунның кайчан кызыл балыкка әйләнгәне бар?
Чын бәгырь түреннән чыккан сүзләр бу шигырьләрдә.
Бегг шагыйггь коггы хәсггәткә тулы бегг шигыггь китабы язган монда. Дугггак!Минем шундый сәләтем булса,көн саен бегг чибәггкәйгә бегг шигыггь язып ,аның кочагында кунып кайтыгг идем. Тагын бегг кат дуггак!
Кызганыч!
...
Кемгәдер Син хатын гына,
һәм балаңның анасы.
Тик минем Син бердәнберем-
мәхәббәтем Алласы.
Хатын-кыз күк сөярләр, тик
миндәй беркем табынмас?!
Һәм миннән соң , Сиңа атап ,
шигырь язган табылмас.
Әмма мин дә, мәңге шулай,
шигырь яза алмамдыр?!
Вакыт җиткәч,бар да китә,
димәк , мин дә калмамдыр?!
Мин китәрмен, ә Син ,беләм ,
төшермәссең исеңә.
Алла булсаң , ник битараф,
әйт,Син ,сөю хисемә?
Нинди күзе төшү,иренең капкынына төшкән ул!
Сине бөтенесеннән дә алда Яз бәйрәме белән котлыйм.Күңелеңне күтәрәсем килә....
...
Син –сәхнәдә.Чибәр, сылу, чандыр гына...
Бар зал чумган сихри моңнар яңгырына.
Ал күлмәктән, ә итәге җиргә кадәр,
Барсы гашыйк сиңа күптән җырга кадәр.
Ымсындырып , күз сирписең һәммәсенә,
Минем күк үк гашыйк юктыр, әмма сиңа.
Карашларың, ялкын кебек өтәлиләр,
Очкыннары, җан кытыклап үртәлиләр.
Моны язгач, инде мине сүгәрсең күк,-
күкрәкләрең ,ике ап-ак күгәрчен күк.
Көтә кебек , очып китү җаен алар,
Кагыналар, сулыш алган саен алар.
Чыгып тәмам кыргый хыял ирегенә,
сарыласым килә дәртле иренеңә.
Тавышың күк, иренең дә тылсымлыдыр?
Җаны булган бар ир-атны ымсындырыр...
Гаҗәп түгел,- күпме күзнең явы шунда!
Саф чишмәләр челтерәве -тавышыңда.
Үзең белән бар халыкны җырлатасың,
Мине генә , йөрәк белән ,елатасың.
Алиһә син, миңа күктән, җиргә төшкән,
әмма ялгыш күзең башка иргә төшкән....
Тәрбияле кеше белсаң,рәхмәтеңне әйт тә чыгып кит! Болай да кеше өлешенә тыгылгансың бит.
элфуныс. туйдырдын(((((((((
Костыргыч язма.Нэрсэгэ мина анын кухня да йоргэне,кемнен нэрсэ яратканы?Кем ул Исрафилова? Илебез очен нэрсэ эшли,кечкенэ Татарстантаныбыз очен???ник мин бу хатын турында белмим.Нигэ кирэк мина анын кая танышуы эйтегез эле? жыен чупчар белэн тутырдыгыз,туйлар.руны да.Мат.ру гына житмэгэн иде,кунел болгана,башка керэсе килми монда.
Альфонс! Сине Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм...Әгәр кабул итсәң?
Чуггтутамгг!Кисәггтегггә соңаггдың ахггысы!Бу җыггчы да ,вздыхателе дә хаггап булганга таггта...
Әй,Альфонс,дустым!Карале,сиңа чуртымамы бу таш бәгырьле катын?Күрмисең мени,әнә монда күпме аннан чибәррерәкләре? Мондый шигырьнең берсен генә атап яз үзләренә,хәзер синеке булачаклар.Ә,син? Альфонс түгел,син,Ромео.Харап итә күрмә үзеңне.Милләт өчен зур югалту булачак ул.Шуны онытма!