Алия Исрафилова кызыл кар яуганын көтә

Яңа ел алдыннан һәр кеше алдагы елга планнар кора, теләкләр тели. Танылган җырчы Алия Исрафилова исә яңа елдан могъҗиза көтә.
"Мин һәрвакыт ниөчен кар ак була икән дип уйлый идем. Ә менә кар төрле төстә яуса, ничек матур булыр иде бит. Ә мин исә балачактан бирле кызыл кар яуганын көтәм. Чөнки әнием кечкенәдән үк әйтеп килә, кызыл кар яугач, безнең барлык теләкләр тормышка ашачак", дип белдерде Алия ТМА тапшыруына.
Комментарии
Ах,миңа шундый шигырьләр багышлап язсалар икән,серле Альфонслар!
"Сез" сүзе бер яктан -
зурлау ,икенче яктан- дистанция саклау инде ,икесе дә салкынча,ләкин барыбер-игътибар!
Рэхмэт, сезне дэ шулай ук)
Искечә яңа ел белән!
...
Мин өметсез мәңге гашыйк сиңа,
сине генә яшим сагынып.
Юк,сагыну гына түгел бит бу,
бу бит яшәү сиңа табынып.
Сүнәр -сүнмәс янган өмет уты,
кайчак китә кинәт кабынып.
Сагынганда өмет ничек сүнсен,
бу бит яшәү сиңа табынып.
Без бит аймыл, тик юлларга түгел,
язмыш елларына абынып.
Шуңа инде яшим гомер буе ,
читтән генә сиңа табынып.
но альфонс исеме генэ шиклэндерэ))))))))))
алия, бу сина яшерен гашыйк булган иде)))))
Кечкенә генә могҗиза итеп кабул итсәгез,мин бик шат.(һәм соңгысы булмас дигән өметтә)Беренче варианты икенчерәк иде...
...
Бу соңгысы булыр инде,бәлки,
Күрешәсе иде, күрешәсе!
Соңгы түгел, гүя тәүге тапкыр,
үбешәсе иде, үбешәсе!
Үкенечтә гомер узды инде,
Калмады күк бүтән үкенәсе?!
Әмма калган синнән барсы өчен
Елый-елый гафу үтенәсе.
Күрешәсе иде, күрешәсе!
Инде соңгы тапкыр булса да, бер.
Бәхилләшер вакыт җитте, сизәм,
Яме! Төшләремә булса да кер!
Төшләремә булса да кер!
чынлап та бик романтично) практичнога кучеп, жыр тексты очен алсам буламы, дип сорыйм эле...
ай-яй. романтично шундый))))))
Күз алларым караңгыланып китте.Яңа елда ходай бәхет кенә китерсен!
...
Бу тәүге һәм соңгысы да булыр ,
Күрешәсе иде, күрешәсе!
Соңгы түгел, гүя тәүге тапкыр,
үбешәсе иде, үбешәсе!
Үкенечтә гомер узды инде,
Калмады күк бүтән үкенәсе?!
Тик үземнең юашлыгым өчен
килә Синнән гафу үтенәсе.
Күрешәсе иде, күрешәсе!
Инде соңгы тапкыр булса да, бер.
Бәхилләшер вакыт җитте, сизәм,
Яме! Төшләремә булса да кер!
Төшләремә булса да кер!
Рэхмэт, Альфонс)
Алия,хет бер сүз язсаң ни була?
Их,Алия,мин Сиңа ,теләсәң, хәтта җәй уртасында да кызыл кар яудырыр идем."Иделе акчарлагы 2004"
Кызыл кар яумасын инде. Андый кар, Аллам сакласын, Оргсинтез шартласа гына була ала. Так что Алия кызыл кузлек ал да, балачак хыялларыннан тормышка ашыр