Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар концертлары кичектерелә

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, коронавирс таралуга каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертү турында карар формалаштырылды, дип хәбәр иткән идек инде.
Шул сәбәпле, яшь җырчылар Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар Арча, Лениногорск, Урыссуда булачак концертларын кичектерәчәк. Бу хакта алар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте, дип яза ШК.
 
Арчада булырга тиешле тамаша 16 апрельгә күчерелгән. Калганнары әлегә билгесез, ди артистлар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии