Алмаз Хәсәнов: Кунакка кайткач, әти булдым!

Яшь җырчы Алмаз Хәсәнов гаиләсендә шатлыклы вакыйга: Алмаз әти булды! Казанда яшәүче яшь гаиләнең нарасые Казанда түгел, ә күрше республикада туган.

"Тормыш иптәшем Рима белән Башкортстанга кунакка кайткан идек. Сабый Казанга кайтканчы түзмәгән күрәсең, Башкортстан вакыты белән төнге сәгать 1дә туды. Хәзерге вакытта Рима белән улым районның бала тудыру йортында, икесенең дә хәле яхшы, Аллага шөкер. Улыбызның авырлыгы – 2800 гр, буе – 52см. Булат дигән исем сайлап куйдык. Хастаханәдән чыккач та, Рима әнисе янында яшәп торачак. Аннан соң гына Казандагы фатирыбызга кайтачакбыз, Алла теләсә", дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Алмаз Хәсәнов.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии