Алмаз Исхаков Парижда ашарга пешерергә өйрәнә

Ә менә без яратып караган гаугалы «Адская кухня» шоуы җиңүчесе Алмаз Исхаков шунсыз яши алмый. Бер көнгә билгеләнгән ризыкны пешереп бетерүгә, сыйныф бүлмәсенә җыелып, иртәгә дөньяга туачак яңа ризыкның рецептын яза башлыйлар алар.
Бу эшләр исә Казан ресторанында түгел, ә Парижда бара. Алмаз бүгенге көндә шунда белем эсти. Шоуда җиңгәннән соң, ярты еллап Санкт-Петербургтагы иң затлы Жером ресторанында эшләп алды ул. Аннары, шул ук Жером киңәше белән, укырга китте. Айдан артык укый инде егет. Элегрәк кулинарлык өлкәсендә осталыгын арттырырга нияте булса да, акчасы җитеп бетмәгән. Ә шоуда җиңгәннән соң акча да, элемтәләр дә бар инде. Укып бетергәннән соң, Европада калырга теләге барлыгын да әйтә ул. Парижда кешеләрнең ризыкка мөнәсәбәте дә бик ошаган аңа. «Алар ризык әзерләүнең бик зур хезмәт икәнлеген аңлыйлар», – ди Алмаз.
Комментарии
ташла ул кухняны!
модель булырлык егет!
акчасы да зуррак булыр