Алмаз Мирзаянов кәләше Зөлфирәгә туйда нинди сюрприз ясаганы билгеле булды (ВИДЕО)

Быел эстрада күп буйдакларын югалтты. Мөнир Рахмаев эстафетаны башлап җибәргән иде, Алмаз Мирзаянов тәмамлады. Мирзаяновларның туе аеруча гөрләп үтте. Үзләре матурлар, тантана залы күркәм, кунаклар арасында артистлар да күп булган. Ә иң көтелмәгәне - ул Айдар Галимов.
⁃ Зөлфирәмнең яраткан җырчысы Айдар Галимов икәнен белгәч, аңа сюрприз ясау теләге туды! Беренче биюне Айдар абый җырына биибез дигәч, «әһәәә» дидем дә, план кора башладым! Планның иң үзәгендәге өлеше, Айдар абыйның ризалыгы булгач, уйлар, идеяләр тагын да яктырып китте! Биючеләр белән сөйләштем. Зөлфирәдән качып репетицияләргә йөрдем. Борчылдым, йокым качты, тизрәк бу мизгелнең килеп җитүен көттем! Һәм менә нәтиҗәсе! Аның сабыйлардай шатлануы һәм сөенеч төенчегеннән бәрелеп чыккан күз яшьләре! Дөньяның бар байлыкларга да тиң булмаган мизгел бу! Һәм мин синең тормышыңда мондый мизгелләрне күбрәк тудыру өчен яшәрмен, Зөлфирәм! Аллаһы Тәгалә безне яман күзләрдән, начар сүзләрдән сакласын иде! Айдар абыйга чиксез рәхмәтемне җиткерәм! Чын кеше, чын артист, чын мәгънәсендә - Халык артисты!
Зоя Солошина, Шәһри Казан

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии