Алсу авылга кайтып, бәхет өчен күп кирәк булмавын аңлаган (ФОТО)

Шушы көннәрдә дөньякүләм танылган җырчы Алсу әтисенең туган авылында - Башкортстанның Илеш районы Уяндыкта ял иткән. Instagram челтәренә урнаштырган фотоларыннан күренгәнчә, авылга кайтып, ул бәхет өчен күп кирәк булмавын аңлаган.

"Уяндыкта мин үземнең балачагымны, монда узган җәйләрне исемә төшердем. Монда шундый тыныч һәм күңелгә рәхәт, бәхет өчен күп кирәк булмавын аңлыйсың. Шушы йортта минем әтием туган һәм үскән. Аннары без шушы йортта ике туган сеңелләрем һәм абыйларым белән бергәләп үстек. Беребез дә башкача булырга мөмкин булуы турында уйламый да идек. Ничектер сыеша, хәтта зарланмый да идек. Ә бит бу йорт үзе бер зур бүлмә кебек кенә", дип язып куйган Алсу Instagramга.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.08.2014 16:39:19

... мескен.. тишек штаннан... әбисенә яматырга кайткан...

Последние комментарии