Алсу Әбелханова җырчы яшьләргә шанс бирә

Танылган җырчы Алсу Әбелханова 17-22 яшьлек егетләр һәм кызларны үзе оештыра торган төркемгә чакыра. Анда җырлаучылар татар, рус, инглиз телләрен яхшы белергә, матур итеп җырларга һәм сәхнәдә хәрәкәтләнә белергә тиеш.
Сәләтле, энергиясе ташып торган һәм зур сәхнәдә чыгыш ясарга теләүчеләр чыгышларын видеога яздырып, Алсуга юллый ала.
 
Кастинг сентябрь аена билгеләнгән булса да, җырчы яшьләргә шанс биреп, гаризаларны кабул итү вакытын озынайткан. Төркемгә ике егет һәм ике кыз гына сайлап алыначак, дип яза ШК.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии