Алсу Әбелханова туган көнен Австралиядә уздырган

Яңа ел алдыннан танылган җырчы Алсу Әбелханова Австралиянең Аделаида шәһәрендә узган Сабантуйда катнашып кайтты. Җир шарының бөтенләй бер читендә яшәсәләр дә, биредәге татарлар җәмгыяте җырчының иҗаты белән күптән кызыксынып килгән икән.

 - Австралиядә яшәүче татарлар җәмгыяте Мәдәният Министрлыгыбыз белән элемтәгә кереп, мине чыгыш ясарга чакырдылар. Әлбәттә, мин үзем генә бармадым. Министрлыктан бер кеше булса, безнең белән тагын яшь җырчы Базарбай Бикчәнтәев тә барды. Өчебезне әзерләп, Казаннан самолетка утыртып җибәрделәр. Чыгыш ясар өчен милли күлмәкләремне, шулай ук үземнән күчтәнәч булыр дип, күп итеп чәк-чәк алган идем. Австралиягә баруым беренче булды. Анда очканда Гарәп Әмирлекләре аша очарга туры килде. Тукталыш ясап, аннары башка самолетка күчеп утырдык. Австралия татарлары безне шулхәтле җылы каршы алды. Бездә көн булганда, аларда төн иде. Шулай булуга карамастан, тиз күндем. Биредәге табигатьнең матурлыгына таң калдым. Җәннәт диярсең! Кайчандыр монда татарлар туган илләреннән күченеп килсәләр дә, телләрен, гореф-гадәтләрен онытмыйлар. Нигездә, алар татар һәм инглиз телендә аралашалар. Бераз кытай акценты белән сөйләшсәләр дә, мин аларның һәрбер сүзен аңлый идем, - диде Алсу Әбелханова.

Сабантуй көнне чыгыш ясар алдыннан Алсу Әбелханова белән Базарбай Бикчәнтәев биредәге татарларга үзләренең сольный концертларын куялар. Ә икенче көнгә Сабантуйда чыгыш ясыйлар. Кирәк бит, Сабантуй көне Алсуның туган көне – 14 декабрьгә туры килә. Җырчы бик еш туган көнен юлда үткәрүен дә әйтеп узды.

- Туган көнемне белеп, барысы да котлый башлады. Алай гына да түгел. Мине бер зур түгәрәккә алып, җырларга, биергә тотындылар. Үземне шулхәтле бәхетле хис иттем. Хәтта елап җибәрдем. Җир шарының бер читендә, нәкъ менә Австралиядә туган көнемне үткәрермен дип кем уйлаган инде?! Бер белмәгән кешеләрнең якын иткәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Өч көн рәттән туган көнем белән котладылар. “Онытыгыз инде минем туган көнемне”, - дип көлеп тә әйттем үзләренә (елмая). Туган көнемнең кичендә Көнчыгыш океанга карап торган яр буендагы рестораннарына алып киттеләр. Аның диварлары пыяладан эшләнгән. Шуңа күрә океандагы дулкыннарны тулысы белән күзәтеп була иде. Андагы матурлыкны сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмас кебек, - диде җырчы.

Австралия татарлары үткәргән Сабантуйда бездәге барлык гореф-гадәтләр дә сакланган. Әлеге бәйрәмгә үзбәкләр дә, казахлар да һәм, әлбәттә, биредә яшәүче татар халкы җыелган. Гади киемнән генә дә түгел, милли киемнәр киеп килгәннәр. Бәйрәм мәйданы бик үк зур булмау сәбәпле, ат чабышыннан һәм көрәштән кала, барлык уеннар да уйнатылган. Сабантуйның кунаклары - Алсу Әбелханова белән Базарбай Бикчәнтәевларның чыгышлары тагын да ямь өстәгән.

Алсу Әбелханова яшәгән өе турында да бераз сөйләп үтте. Бик матур ике катлы өйнең икенче катында аңа махсус бүлмә биргәннәр. Ак төстәге интерьердан һәм тәрәзәләре тауларга карап торган булган. Яшәгән хуҗаларының бик пөхтә, тырыш булуына сокланып кайткан. Шулай ук милли ризыкларыбызны онытмыйча, табынга пәрәмәч әзерләп чыгуларына да гаҗәпләнгән. Биредә фермерлык бик үсеш алган. Нигездә, җирле халык үз өйләре белән тора. Шәһәр үзәгендә генә катлы өйләр бар икән. Алар да күп түгел. Экология ягыннан да шәһәр бик чиста. Татарстан кунакларын бер фермерның күпләп чия үстергән урынына да алып барганнар. Алсу рәхәтләнеп чия җыярга да өлгергән.

- Чия җыярга дип, машинага утырып киттек. Ике яклап көнгерәләр сикереп йөри. Агачларда коалалар утырып тора. Безнең өчен бераз кыргыйрак булды, әлбәттә. Ни дисәң дә, без аларны күреп ияләнмәгән бит. Экзотик кошлар сайрый. Австралия халкы табигать белән бергә яши дип әйтәсем килә. Казаннан килеп, Аделаида шәһәрендә төпләнеп калучыларны да очраттым. Казанны бик сагыналар сагынуын. Әмма анда яшәү шартлары Россиягә караганда күпкә уңайлы икән. Океанны күрдем. Дельфиннарга, диңгез мәчеләренә сокланып карап тордым. Пляжга дип килгән кешеләр океанның яр читендә генә йөзәләр. Анда да тулысынча кереп йөзмиләр, акулалардан сакланалар. Пляжда бәла-казалардан саклап торучылар да кизү тора. Үзем Австралиягә барган сәфәремнән күп итеп энергия туплап кайттым. Әлбәттә, күчтәнәчләрсез дә кайтмадым. Бертуган сеңелләремнең балаларына, үземнең улларыма сумка тутырып чия, манго алып кайттым. Үземә опал ташы алдым. Ул бары Австралиядә генә табылып җитештерелә. Бездә нәрсә юк, менә шул әйберләр инде, - диде җырчы.

Соңгы китәр көнне Алсу Әбелханова нишләгән дип уйлыйсыз?.. Австралия якларына инде гаиләм белән килергә насыйп итсен дип, муенындагы алтын муенсасын алган да, барлык теләкләрен әйтеп, океанга ыргыткан. Җырчы андый ырым-шырымнарга ышанмаса да, мондагы җәннәт дөньясы аны үзенә җәлеп иткән.

Чынагак: Эльза ГАЗИЗОВА, "Интертат. ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии