Алсу Фазлыева: «Эштән арып кайтсам, өйдәге эшләрне Азат үз өстенә ала»

"Азат белән университетта бергә укыдык. Мин аннан бер курска өлкәнрәк идем. Озак вакыт очрашып йөрмәдек: 8 айдан соң ул миңа тәкъдим ясады. Мин шундук ризалыгымны бирдем, күрәсең, нык гашыйк булганмындыр. Өйләнештек. Бер-беребезгә ярдәм итә-итә, уку йортын уңышлы тәмамладык.
Буш вакытыбызны бергә һәм шулай ук аерым да күңелле итеп уздыра беләбез. Бернинди проблемасыз Азатны дуслары янына җибәрәм. Әле бит аның күп дуслары Казанда түгел, ә районда яши. Мин инде, балалар булгач, ул кадәр йөри алмыйм. Салонга ниндидер процедурага барып кайтам, ахирәтләрем белән очрашып алам. Алай бер-беребезне көнләшмибез, андый сөйләшүләр бары тик шаяруда гына.
 
Азат минем күңелемне күрә белә. Кибеткә барсак, “Әйдә сиңа шуны, шуны”, - алабыз ди ул. Хатын-кызга күп кирәк мени? Матур кием булса, яхшы кәеф гарантияләнгән. Эштән арып кайтсам, өйдәге эшләрне ул үз өстенә ала. Тәмле итеп ашарга да ялт итеп пешереп куя. Бу сыйфаты миңа аеруча ошый". 
 
"Туган тел" телеканалы
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии