Алсу Фазлыева ничек сәхнә киемнәрен югалткан?

Чехолда барлыгы 6-7 костюм булган, барысы да заказ буенча тегелгән. Шуңа да аларны югалткан очракта, яңаларын тектерү Фазлыевлардан зур чыгымнар таләп итәр иде. Бу хәлнең ничек килеп чыкканын Алсу үзе сөйләгән:
– Гадәттә, киемнәрне аерым-аерым йөртмибез, барысын да бер чехолга урнаштырабыз. Шулай беркөнне бәби чәен үткәргәннән соң сәүдә үзәгенә очрашуга бардым. Аннан такси белән өйгә кайттым. Берничә көн үтеп банкетка әзерләнеп йөргәндә, шкафтан киемнәрне эзли башладым, әмма алар урынында юк иде. Кайда калдырганымны бөтенләй хәтерләмим. Азат сәүдә үзәгенә барып эзләп кайтты, таксига шалтыратып та сорады. Киемнәр беркая да юк. Бәби чәе узган банкет залына барсак, костюмнарыбыз шунда эленеп тора! Аларның табылуына бик сөендек, Аллага шөкер! – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Фазлыева.
 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии