Алсу Хәбибуллина кызының артист булуын телиме?

Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллинаның кызы Эльвина "Искусство без границ" I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестиваль-бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды. Эльвина – бик талантлы кыз. Ул бию түгәрәгенә йөри, җыр сәнгатенә дә тартыла. Ә әнисе Алсу Эльвинаның артист булуын телиме, гомумән, бу шөгыльләрен хуплыймы икән?

 - Кызым туганнан бирле бии, дисәм дә була. Инде 3 айлык чагында ук сикерергә тырыша иде. Иң беренче булып бәби ашын остазым Венера Ганиева алып килгәне исемдә... Иҗади гаиләләр фестиваль-бәйгесендә Эльвина үз теләге белән катнашты. Бу аның зур сәхнәдә беренче чыгышы иде. Лауреат исеменә лаек булуын үзем дә көтмәдем, әмма бик сөендем. Кыю җырлады, югалып калмады. Вокал дәресләренә йөрергә хыяллана, инглизчә җырларга ярата. Артист юлын сайласа, каршы килмәячәкмен. Балам үз юлын тапсын, бәхетле булсын, дип телим! – дип белдергән Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Хәбибуллина.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
21.10.2016 07:15:53

Бигрәк әнисенә охшаган! Бәхете булсын!

Последние комментарии